Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кыяр организмны чистарта

"Акчарлак" газетасының алдагы елларда басылган архив саннарыннан алынды. Яңа саннарыбызда "Киңәшләр базары", "Исәнлектән аермасын" сәхифәләрен укып барыгыз.

 

Кыярның 95-97%ы – су. Ләкин бу гади генә түгел, ә “тере” су. Ул бөтен организмга файдалы, йөрәк, бөер, бавыр һ.б.ларның эшчәнлеген яхшырта. 

Кыяр минераль матдәләр – калий, кальций, магний, фосфор, натрий, тимер һ.б.ларга бай, кан басымын җайга сала, организмнан артык суны чыгара. Галимнәр яшелчәдә җиңел үзләштерелә торган йод бар дип белдерә. Шуңа да кыяр яраткан кешеләрдә калкансыман биз авырулары сирәк күзәтелә.

Составындагы калий, кремний, күкерт хисабына тире, чәч, теш сәламәт була. Көн саен әле генә җыеп алынган ярты кило чамасы кыяр ашасаң, чәч яхшырак үсә, тырнак ныгый. Аның ярдәмендә бушану көннәре дә уздырырга була. Көн дәвамында 1,5-2 кг кыяр ашарга кирәк. Моннан тыш, ул бәвел кудыру сәләтенә ия, организмны чистарта, бөердәге ташны куа. Аны көн саен ашау үт куыгы, үт чыгу юлларындагы ташларны эретә. Мондый проблемалары булган кешеләргә көнгә 1 литр кыяр суы эчәргә, бер эчкәндә 100 млдан да артык кабул итмәскә кушалар.

Кыяр суы озакка сузылган ютәлне дәвалау, туберкулез белән авыручы кешенең хәлен җиңеләйтә, нерв сис­темасын тынычландыра, ялкынсынуларга каршы көрәшә, авыртуны баса. Аны тигез нисбәттә алынган алма һәм помидор согы белән кушып, бер тырнак сарымсак та өстәп эчсәң, кан составын яхшырта. Кыярның хәтта төше дә дәвалау үзлегенә ия. Ул организмнан артык холестеринны чыгара, ирләрнең җенси көчен арттыра. Кыяр косметологиядә дә уңышлы кулланыла. Ул тире ялкынсынганда, бетчә, сыткы чыкканда файдалы, сипкелне бетерә. 

https://akcharlak.com/article/kyyar-organizmny-chistarta/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев