Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кызлар, ялгыз калыгыз! (29 январьдан – 4 февральгә йолдызнамә)

Кучкар. Бу атнада эшкә зур игътибар бирегез. Планнарыгызны көйләргә һәм мөһим проектларны тизләтергә туры килер. Борчылмагыз, барысын да югары профессиональ дәрәҗәдә эшләячәксез. Җомга көнне сак булыгыз, конфликтларга кермәгез.

Үгезбозау. Бу атнада сезгә инициатива һәм кыюлык күрсәтергә кирәк. Идеяләрне тормышка ашыруда сезгә дусларыгыз һәм якыннарыгызның ярдәме кирәк булачак. Ял көннәрендә ял итәргә өйрәнегез.

Игезәкләр. Бу атна сезгә бик күп кызыклы мөмкинлекләр ачар, күптәнге танышларыгызны да очратырсыз. Шәхси тормышыгыздан канәгать булмаска мөмкинсез. Чынлыкта исә барысы да сезгә кирәкле юл белән бара. Зур табыш булуы ихтимал.

Кысла. Иҗади проектлар һәм хезмәттә күтәрелү өчен яхшы вакыт. Пәнҗешәмбе көнне мөһим очрашулар билгеләргә кирәкми, чөнки соңга калу куркынычы бар. Ял көннәрендә якыннарыгызга карата кайгыртучанлык күрсәтегез.

Арыслан. Атна башында эшлекле сөйләшүләр уңышлы булыр. Чәршәмбе көнне эштә артык активлык һәм инициатива күрсәтмәү яхшырак, чөнки бу көнчелеккә китерергә мөмкин. Ял көннәре тыныч кына узачак.

Кыз. Атна шау-шулы булырга вәгъдә итә. Тынычланырга тырышмагыз, үзегезне дә алдамагыз. Бәлки яңа коллективта эшләргә яраклашырга туры килер. Борчу-мәшәкатьләрне булдырмаска тырышыгыз, бу хәлдән чыгуның иң яхшы юлы – ялгыз калып уйлану.

Үлчәү. Карьера казанышлары һәм мәхәббәт мөнәсәбәтләре өчен уңай вакыт башлана. Сишәмбе көнне тәвәккәллек күрсәтегез. Эшегезне чишү өчен тирә-юньдәгеләрнең ярдәменнән баш тартмагыз. Ял көннәрендә романтик очрашу көтә.

Чаян. Алдыгызда булган кыенлыклар һәм киртәләр атна дәвамында әкренләп юкка чыгачак. Һәм сез бик кызыклы перспективалар ачарсыз. Сезне зур табыш һәм мәхәббәттә уңыш көтә. Җомга көнне җитәкчеләр ярдәменә өмет итә аласыз.

Укчы. Үз көчеңә генә өметләнегез. Әгәр дә вак-төяккә бүленмәсәгез, сезнең күп планнарны тормышка ашыру мөмкинлеге бар. Сезнең иҗади потенциалыгыз, теләгегез һәм тырышлыгыгыз бар, алар ярдәмендә тауларны да гизәргә сәләтлесез. 

Кәҗәмөгез. Атна уртасында гаиләдәге каршылыклардан сакланырга тырышыгыз. Үткәннән баш тартырга омтылмагыз, аны ничек бар, шулай кабул итегез. Үз идеяләрегезне тормышка ашырганда, хезмәттәшләрегезнең ярдәмен алып, тәвәккәл һәм тиз эш итегез.

Сукояр. Гайбәт һәм имеш-мимешләрне йөрәккә якын кабул итмәгез, барысын да тыныч кабул итәргә тырышыгыз. Җомга көнне җаваплылыкны үз өстегезгә алмагыз, җитәкчеләрегез белән яхшырак киңәшләшегез. Шимбә көнен үзегезгә багышлагыз. 

Балыклар. Бу атнада гаиләдә күптән җыелган проблемалар аркасында киеренкелек булырга мөмкин. Фикерләрегезне тәртипкә китерергә тырышыгыз. Атнаның икенче яртысында кирәкле һәм кызыклы кешеләрне үзегезгә җәлеп итә аласыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев