“Кызың баланы бәрдерде – операциягә акча кирәк”
Чаллы хокук сакчылары пенсионерга шундый аянычлы хәбәр җиткерә.
Әлеге хәбәр аяз көндә яшен суккандай була. 74 яшьлек пенсионерның кызы, чыннан да, машина йөртә. Юлда ни генә булмас?! Мошенниклар шалтырата дип башына да китерми. Шәһәрдәшкә авариядә зыян күрүчеләр авыр хәлдә хастаханәдә дип белдерәләр. Операциягә 700 яки 800 мең сум акча сорыйлар. Пенсионер кирәкле сумманы җыеп, мошенникларга тапшыра. Бераз вакыт үткәч, кызына шалтыратырга була һәм юл-транспорт һәлакәте бөтенләй булмаганын белә.
Алдап акча эшләүчеләр хәзер эзләүдә. Аларның Мәскәү, Санкт-Петербург, һәм Адыгея республикасында теркәлгән номерлар буенча шалтыратуы билгеле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев