Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Көзге каникулларда Чаллы укучылары өчен лагерьлар оештырылачак

Мәктәп каникуллары вакытында мәктәп яны һәм шәһәр яны лагерьларын ачу планлаштырыла.

Шәһәрнең 59 гомуми белем бирү мәктәбе базасында башлангыч мәктәп укучылары өчен лагерьлар ачу күздә тотыла. Шулай ук чаллылылар өчен «Росинка», «Солнышко», «Звездный», «Крылатый», «Солнечный» сәламәтләндерү учреждениеләре үз ишекләрен ачачак. 

Бу хакта шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев хәбәр итте: "Сәламәтләндерү учреждениеләрен, санитар кагыйдәләргә туры килү турында санитар-эпидемиологик нәтиҗә булганда гына ачу рөхсәт ителә. Бүгенге көндә безнең хезмәт тарафыннан 47 шундый бәяләмә рәсмиләштерелгән, 12се эшкәртелүдә", – дип сөйләде ул. 

Татарстанда, шул исәптән Чаллыда, коронавирус нәтиҗәсендә, көзге каникуллар вакытын күчерү планлаштырылмый. Алар 2 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

"Бүгенге көндә статистика күрсәткечләре буенча, каникуллар вакытын үзгәртү яки шәһәр мәктәпләре буенча дистанцион укуга күчү өчен нигез юк", – диде Илгизәр Бариев.

 

Чыганак:http://nabchelny.ru/news/41837

фото:ачык чыганаклардан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев