Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Көзге күңел төшенкелегеннән котылу юллары

Көзге күңел төшенкелегенә бирелмәс өчен менә дигән өч киңәш. Колак салсагыз, сезгә бернинди депрессия-фәлән дә якын килә алмаячак.

1. Иртәнге 6 белән 10 арасында 20 минутка урамга чыгып керүне гадәткә кертегез (подъездан машинага бару түгел инде!). Бу үзенә күрә, Д витамины, яктылык белән туклану дип атала. Исегездә тотыгыз — болытлы көннәрдә дә, яктылык урамда сезнең офисыгыздагыдан 500-1000 тапкырга артыграк.
2. Төнге уникеләргә кадәр социаль челтәрләрдә утыруыгызны туктатыгыз. Төнге унда йоклауны гадәткә кертсәгез, иртән тукмалган кыяфәттә эшкә бармыйсыз, көне буе авыз ачып иснәп йөрмисез дигән сүз. Ә бу үз чиратында яхшы кәеф гарантиясе.
3. Каһвә эчеп серотонин, ягъни бәхет гормоны алам дип ялгышмагыз. Литрлап аны эчкәнче, рационыгызга кызыл-сары төстәге җиләк-җимеш (кабак, кишер, алма, персик, әфлисун) кертсәгез, кәефегез һәм организмыгыз сезгә рәхмәт әйтәчәк. Аннан, иң төп кагыйдәне онытмагыз, елмаю бөтен болытларны да куып таратырга сәләтле.

 

Гөлнара Җәлилова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев