Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • LADA Vesta автомобиле Россиядә иң күп сатылган машина дип табылган

    Икенче урында - LADA Granta (10268 машина), өченчедә - KIA Rio (7899). Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/08/174753/

    (Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Октябрь нәтиҗәләре буенча, «АвтоВАЗ»да җитештерелгән L ADA Vesta Россиядә иң күп сатылган машина булган. Бу хакта «Автостат» хәбәр итә. Әйтик, узган айда әлеге модельле 10668 автомобиль сатылган. Икенче урында - LADA Granta (10268 машина), өченчедә - KIA Rio (7899).
    «Прагматика» компанияләр төркеменең маркетинг буенча директоры Василий Орехов искәрткәнчә, мондый сату темплары сакланган очракта, LADA Vesta беренче тапкыр ел бестселлеры исеменә дәгъва кыла алачак. Эксперт сүзләренчә, әлеге модель «АвтоВАЗ» өчен сыйфат ягыннан алга ыргылыш булды, өстәвенә, ул үз сегментында башка маркадагы чит ил автомобильләреннән дә калышмый. 

     https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/08/174753/

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: