Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Лаеклыларга – исемле стипендияләр

Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина тантаналы шартларда Яр Чаллы дәүләт педагогия университетының уку алдынгыларына исемле стипендияләр тапшырды. 33 мең сум стипендиягә һәм рәхмәт хатына математика һәм информатика факультының "5"ле билгеләренә генә укучы Алсу Гыйльфанова лаек булды.

Шундый ук бүләк тарих-география факультеты студенты Александр Альминеевка һәм физкультура факультетының яшь укытучысы Александр Морозовка да тапшырылды. "Стипендия тапшыру беренче хатын-кыз косманавт Валентина Терешкованың космоска очу көненә туры килде. Галәм киңлекләрен яулау халәте сезне беркайчан да ташламасын", - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев