Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ләйлә Шәйдуллина: «Мәйданнан кайтсак – ишек ачык...»

Кызыклы Яңа ел хатирәсе.

– Бер 20 ел элек, без яшь гаилә булып яши башлаган вакытларда, Чаллының төп чыршысын барып карарга уйладык. Беренче тапкыр бәйрәм көнне Азатлык мәйданына баруым. Кунакларыбыз белән җыелышып чыгып киттек. Артистлар чыгышын, салютлар карап йөрдек тә кайтырга булдык – курантларга кадәр өлгерергә кирәк, өйдә табын көтә. Такси тотабыз. Шунда таныш түгел бер пар да шул ук машинага утырмакчы була, ачуланышып китә яздык. Көч-хәл утырып, кайтып киттек, кунаклар безне озатып калды. Өйгә кайтып җитсәк – ишек ачык. Йөрәгем төшеп китте – нәрсә булды икән дим. Фатирны басканнар дигән уй да керде, бик еш була иде андый хәлләр. Керсәм, кунакларым гөрләшеп табын янында утыра! Мин бит аларны чыршы янында калдырдым, кай арада бездән алда кайтып җиткәннәр?! Хәзер моны көлә-көлә сөйлим, тик ул вакытта бик нык курыккан идем. Шуннан соң бүтән Мәйданга бармадым, Яңа елны өйдә генә каршы алабыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев