Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ләйсән Зәйдуллина: «Барырга кирәк икән, барырга диде»

Өлешчә мобилизациягә эләгеп, Чаллыдан беренче партия белән Казанга хәрби укуларга киткән егетләр арасында Илнар Зәйдуллин да бар. Безнең хәбәрчебез аның тормыш иптәше Ләйсән, 14 яшьлек улы Ильяс һәм 3 яшьлек улы Раяз янында булып кайтты.

– Президентның мөрәҗәгатен тыңлауга ук, күңелгә шом йөгерде. Өч сәгать вакыт үтте микән, ирем Илнар эшеннән шалтыратып, безгә повесткалар тараттылар, хәрби комиссариатка барырга кушалар дип хәбәр итте. Моны икебез дә ничектер тыныч кабул иттек. Үзе дә барырга кирәк икән барырга диде. Икенче көнне, җыенып, иремне хәрби комиссариатка озаттык, – дип сөйли Ләйсән. 

Әңгәмәдәшемнең ире «Татэлектромаш» предприятиесендә эшләгән. Аннан берьюлы 14 ир-атка повестка биргәннәр. Хәзерге вакытта алар Казандагы танк училищесында хәрби өйрәнүләр үтә. 

– Барган көнендә үк хәрби комиссариатка кереп җитә алмыйча кире кайтты. Повесткасына 29 сентябрь көнне, әзерләнеп, военкоматка килергә дип кенә язылган иде. Ул көннәрдә кибетләрдә булган галәмәтне күрсәгез! Кеше күп, әйбер юк, хәтта аягына берцы да таба алмадык... Аннары бит төгәл нәрсә кирәк булачагын да белмибез... Һаман шул үзебезнең белдек белән кирәк-яраклар җыйдык. Нишләптер күңелдә һаман кире кайтарырлар дигән өмет бар иде... Аннары бит сәламәтлеге дә юк: псориаз, артык авырлыгы бар, кан басымы югары, – ди Ләйсән. 

Илнар Зәйдуллин 2002-2004 елларда Чечен Республикасында хезмәт иткән. Шул вакытта ук сәламәтлеге какшаган. 

Ләйсәннән тормыш иптәшенең Казанга китәр алдыннан нинди хисләр кичерүе, озату кичәсе турында сорашам. 

– Чын армиягә озату булды ул! Кемдер килә, кемдер китә, тагын бер төркем кеше килә... Туганнар, дуслар – бөтенесе җыелып килделәр, Аллаһка шөкер. Барысында да бер сүз: «Исән-сау әйләнеп кайт!» Аннары икенче көнне дә «Энергетик» мәдәният йорты каршыннан озатканда туганнарыбыз күпләп килделәр. Илнар янында гына 40лап кеше җыелып бардык, улларыбыз да барды. Ул кечкенәбезне кулыннан төшермәде дә... Улыбыз да, барысын да аңлагандай, гел әтисенә сыенып торды. Авыр булды... – дип күз яшьләре белән сөйли әңгәмәдәшем.

Ләйсән бүген иренең сәламәтлеге өчен борчыла. Илнарны Казанда махсус медицина комиссиясе дә тикшергән. Аның нәтиҗәләре билгеле түгел. 

– Әлегә иремә сәламәтлеге ягыннан «В» категориясе куйдылар. Без, борчылып, махсус юрист та яллаган идек. Барлык медицина тикшерүләре аның аша үтә. 

Гаиләдә Илнарның бүгенге хәлен белешеп торалар. Көн саен хәрби укулар бара икән. Төнлә дә шөгыльләнәләр, ди, хәрби тревогалар да була. Полигонда атарга да өйрәнәләр икән. 

– Иремнең хәле турында көн саен диярлек шәһәр администрациясеннән дә, эшеннән дә шалтыратып белешеп торалар. Безгә Үзәк район башлыгы Эдуард Фәттахов та килеп китте. Алар шулай ук нинди сорауларыбыз булуы, нинди ярдәм күрсәтә алулары белән кызыксындылар. Моннан тыш, ирем янына Казанга ике тапкыр барып та кайттык. Беренче тапкыр үзем генә шәһәр хакимиятеннән бирелгән олы автобуста бардым. Балаларны алып бармадым... Олысына 14 яшь бит инде, балакаем барысын да аңлый, ул да елый... Кечкенәсе дә көн саен ничә тапкырлар әтисен сорый. Казанга аларны алып барсам, тагын бер кат саубуллашу авыр булыр дидем! Икәү генә вакыт уздырдык ул көнне. Танк училищесы белән янәшәдә генә паркка бардык, – дип дәвам итә әңгәмәдәшем. 

– Үзе һәрвакыттагыча позитив кәефтә, шаяра, көлә. Алай да эченнән януын беләм мин аның... Безгә бернәрсә күрсәтми. «Нәрсәләр кирәк соң, ниләр белән булышыйм?» – дип сорагач та: «Акча сезгә кирәгрәк. Миңа дип юкка акча туздырма! Үзең беләсең! Балаларны кара, үзеңне сакла!» – дип кенә әйтә, – ди Ләйсән. 

Өлешчә мобилизациягә эләккән солдатларга шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән 20шәр мең сум акча да бирелүе мәгълүм. 

– Акчаны алдык, әйе. Аның 5 мең сумын гына үзе белән алып китте. Моннан тыш, киткәндә махсус сумкага тутырып, кирәк-яраклар тапшырдылар. Анда носкилар, сухпаёк, шәхси гигиена әйберләре, тагын шундый кирәк-яраклар бар иде, – ди Ләйсән. – Кечкенә улым белән татар драма театрына барып кайттык бер көнне, анда өлешчә мобилизациягә эләккәннәрнең балалары өчен тамаша күрсәттеләр. 14 яшьлек улым мәктәптә ике тапкыр бушлай ашый. Шулай ук балалар бакчасына, төрле түгәрәкләргә йөргән өчен түләүләрдән азат иттеләр. Картиналар галереясенә, музейларга, дельфинарийга билетлар бушлай бирәбез дип әйттеләр. Шушы көннәрдә олы улым футбол лигасына да барам дип тора. Моннан тыш, шәһәр хакимиятеннән шалтыратып, лагерьга юллама бирәбез, диделәр. Алга таба фатир өчен түләүләргә дә яңадан исәпләү үткәрергә кирәк булыр дим. Әле банктан кредит каникуллары да алырга булыр... Үзем генә ул түләүләрне ерып чыга алмам, – дип сөйли Ләйсән. 

Ләйсән Зәйдуллинаның әле һаман да ирен хәрби операциягә җибәрмәсләр, бәлки кире кайтыр дигән өмете бар – медицина тикшерүләренең нәтиҗәсен түземсезлек белән көтә. «Түләүләрне дә түлибез, ярдәм дә кирәк түгел миңа! Илнарым гына кайтсын! Дөньялар тынычлансын!» – диде ул миңа, озатырга чыккач.  

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев