Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Латин Америкасында "Lada" машиналарында йөриләр

АвтоВАЗ” үз автомобильләрен Кубага озатачак.

Бу хакта “Русия-Латин Америкасы” бизнес-форумы барышында компаниянең тышкы элемтәләр һәм акционерлар белән хезмәттәшлек буенча вице-президенты Эдуард Вайно белдерде. Якын арада такси, полиция һәм дәүләт учреждениеләре өчен 513 берәмлек автомобиль озату планлаштырыла.

- Без Латин Америкасы юнәлеше буенча да эшлибез, аерым алганда, автомобильләрне Боливиягә һәм Чилига җибәрәбез. Парагвай, Уругвай, Перу һәм Эквадор белән сөйләшүләр алып барабыз. Чит илләрдә, шулай ук Мисырда һәм Казахстанда заводыбыз бар, – дип белдерде вице-президент. 

“Автостат” аналитика агентлыгы хәбәр итүенчә, 2018 елның тугыз ае нәтиҗәләре буенча “АвтоВАЗ” 27 мең “Lada” автомобилен һәм җыю комплектларын экспортка озаткан. Бу, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 65 процентка күбрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев