Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Легендар җитәкче

Аны һаман да искә алып, яратып, Батя, диләр. Чаллы, КАМАЗ тарихында гына түгел, СССРда үзенең данлыклы эзен калдырган олуг шәхес - Евгений Никанорович Батенчукның тууына 100 ел тулды. Үзен күреп белмәсәм дә, аның турында өлкән буын кешеләреннән, ветеран төзүчеләрдән күпме җылы сүзләр ишеттем мин. Батенчук кебек акыллы, мәрхәмәтле, булдыклы кеше...

Аны һаман да искә алып, яратып, Батя, диләр. Чаллы, КАМАЗ тарихында гына түгел, СССРда үзенең данлыклы эзен калдырган олуг шәхес - Евгений Никанорович Батенчукның тууына 100 ел тулды. Үзен күреп белмәсәм дә, аның турында өлкән буын кешеләреннән, ветеран төзүчеләрдән күпме җылы сүзләр ишеттем мин. Батенчук кебек акыллы, мәрхәмәтле, булдыклы кеше гасырга бер генә туадыр, дип сөйләүләре әле дә колагымда тора.

...Евгений Батенчук 1914 елда Украинаның Балта шәһәрендә туа. Одессага ерак түгел җирдә урнашкан бу калада аның балачагы үтә. Алар гаиләсендә унбер бала була, шуларның икесе тәрбиягә алынган. Женяга дүрт яшь тулганда, әтисе Никанорны армиягә алалар, Беренче Бөтендөнья сугышы башлана. Бөтен авырлык әниләренә төшә, ул көнне төнгә ялгап, заводта формаларга салучы булып эшли. Бабалары Александр Павлович кызының зур гаиләсен жәлләп үзенә чакыра. Ул тирә-якта дан тоткан тимерче була, үзенең осталыгы белән оныкларын ач үлемнән алып кала.

Еллар үтә. Евгений да үсеп, егет булып җитешеп килә. Сугыштан кайтып, әле генә хәл алырга өлгергән әтисенә кабат коралга тотынырга туры килә, илдә гражданнар сугышы башлана. Властька акгвардиячеләр килә, аларны куып җибәреп, петлюровчылар идарә итә башлый. Никанор Батенчук кызыл партизаннар отрядында көрәшә, ул тылда торган полк командиры урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелә. 1921 елда гына Балта шәһәрендә совет власте урнаша. Евгений кечкенәдән тырыш малай булуы белән башкалардан аерылып тора. Аны әтисе бик ярата, кулына корал тотып эшләргә дә ул өйрәтә. Малай әтисенең сөйләгәннәрен йотлыгып тыңлап, тормыш тәҗрибәсе ала.

Җидееллык мәктәптә укып белем алганнан соң, заводка слесарь булып урнаша. Ул вакытлардагы яңа тормыш, ирекле җәмгыять, социализм төзибез дигән коммунистик идея белән канатланып комсомолга керә, партия идеологиясен тормышка ашыручылар сафында алда бара егет.

1925 елда Батенчуклар гаиләсе Одессага күченә. Аны шәһәрнең бер райкомында комсомол комитеты әгъзасы итеп сайлап куялар. Аннан ул бүлек мөдире дәрәҗәсенә күтәрелә.

Унсигез яшьлек Евгений Батенчукны "Икенче бишьеллык" исемендәге Одесса заводына директор итеп билгеләп куялар. "Фарзон" маркалы Америка тракторлары өчен поршен боҗралары эшләп чыгаручы бу завод артта калган, анда эшне җайга салу өчен күп көч түгәргә туры килә. Дүрт йөздән артык кеше белән идарә итеп, производствоны җайга сала, аена 120 мең боҗра җитештереп, алдынгылар сафына чыга алар.

Яшь егет белемле булу турында уйлана башлый. Шуңа күрә ул Рубежан шәһәрендәге химия-технология институтына рабфакка укырга керә. Евгений бик яхшы укый, исемле стипендия ала. Югары уку йортында ул активистларның берсе була: үзешчән сәнгатьтә катнаша, оркестрда уйный, шигырьләр язып, шуларны сәхнәдән укый. Спортны да үз итә, бокска йөри, футбол уйный, көрәш белән мавыга. Ул бер үк вакытта әти-әнисенә ярдәм итәргә дә өлгерә, дуслары белән бергә вагоннар бушатырга йөри, пионер лагерьларына вожатый булып эшкә китә.

Армиядә хезмәт итү совет илендә ир-егет өчен мактаулы санала иде. 1940 елның августында Евгений Батенчук Кызыл армия сафларына алына. Ул Балтыйк буенда чик сакчысы булып хезмәт итә. Шул чагында башланып киткән Бөек Ватан сугышын алар беренче булып каршылыйлар, чик бозучыларга каршы торып сугышалар. Чигенергә туры килә, аннан чолганышта калу һәм әсирлеккә төшү.

Фашист тоткынлыгында ул яшерен комитет төзүдә актив катнаша, үз партия билеты номеры белән газета чыгара. Аларны совет армиясе коткара. Сугыш бетеп, аның әсирлектәге эшчәнлеге тикшерелә, шуннан соң гына Евгений Батенчук аклана, кире партия сафларына кайтарыла.

Бөек Ватан сугышыннан соң илне торгызу эшләре башлана. Яңа биналар, юллар төзергә кирәк. Ул чагында төзүче һөнәре иң абруйлы санала. Коммунистлар партиясе яшьләрне удар төзелешләргә чакыра. Батенчук та заман чакыруыннан артта калмый: кыска вакыт эчендә төзүче-гидротехник һөнәрен үзләштерә һәм Краснополянск ГЭСы төзелешенә китә. Биредә ул механик булып эшли, башкаларны да өйрәтә. Аны бераздан "Сочигэсстрой" төзелеш идарәсенә баш механик итеп күчерәләр. Бу вакытка Евгений Батенчукның хезмәт һәм тормыш тәҗрибәсе шактый бай була. Ул тынгысыз, кешеләрне аңлый, хөрмәт итә белә торган олы җанлы шәхес булып җитешә.

Евгений Никаноровичны Иркутск ГЭСы төзелешенә җибәрәләр. Кырыс Себер шартларында ул яңа тормыш мәктәбен үтә. Биредә хезмәт итүе хакында еллар үткәч ул болай дип яза: "Монда үземнең холкымны да үзгәртергә туры килде, төзелеш эшләрен дә башкачарак кордык, салкын климатка ярашып эшләдек".

Якутиядә Вилюйск ГЭСы һәм алмаз табу комплексы төзелеше аның өчен чираттагы сынау була. Мәңгелек туң җирләрдә төзелеш башлау үзе батырлыкка тиң. Ул анда да кешеләрнең күңеленә керә белә, хезмәткә, батырлыкка рухландыра. 1958 еллар була бу.

Гомер юлының иң якты, мактаулы этабы, мөгаен, гигант КАМАЗны күтәрү, Чаллыга "җан өрү"дер. Евгений Батенчук бик озак еллар "Камгэсэнергострой" төзелеш оешмасы җитәкчесенең беренче урынбасары булып эшли. Аннан 1971 елны берләшмәнең җитәкчесе итеп билгеләнә. Ул Чулман ярында калыккан ярты миллион кеше яши торган ак каланы һәм Түбән Кама ГЭСын, ТЭЦны, авыл хуҗалыгы комплексларын төзүдә фидакарь хезмәтен куя. Аның тәҗрибәсе һәм көче, кешеләр белән аңлашып, килешеп эшли белүе партия алга куйган бурычны уңышлы башкарып чыгарга ярдәм итә. Ул "Барысы да кешеләргә кала" исемле китабында болай дип яза: "КамАЗ һәм аның янындагы яңа зур шәһәр төзелешен иң зур төзелешләр рәтенә кертеп күзаллагыз. Шушы зур вакыйгада катнашуы белән һәркем горурлана ала. Андый шәһәрләр гадәттә 300 ел дәвамында үсеп чыгалар, ә без аны 20 елда кордык".

Бүген Яр Чаллы үзенең "Батя"сын сагынып искә ала, аның рухы ак каланың ташларында саклана. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Евгений Батенчук турында болай диде: "Ул зур акыл иясе, югары очышлы кеше, зирәк җитәкче, яшьләрнең остазы иде, күпсанлы квалификацияле белгечләр үстерде. Аның белән теләсә нинди темага сөйләшү кызык иде, кайда гына чыгыш ясаса да, ул һәркемнең игътибарын үзенә җәлеп итте, аның кешеләргә әйтер сүзе күп иде".

1981 елда аның хезмәтен югары бәяләп, СССР Югары Советы Президиумы Указы белән "Социалистик Хезмәт Герое" исеме бирелә, Ленин ордены һәм "Урак һәм Чүкеч" алтын медале тапшырыла.

Евгений Батенчукның хөрмәтле исемнәре хакында сөйләгәндә, РСФСРның, Татарстанның һәм Якутиянең мактаулы төзүчесе, Мирный һәм Яр Чаллы шәһәрләренең мактаулы гражданины булуын да телгә аласы килә. Батяның орден-медальләренең чиге-чамасы юк, күкрәк тамгалары да күп. Аның исеме һәр хезмәт куйган урында мәңгеләштерелгән. Безнең шәһәребездә Евгений Батенчук мәйданы бар, 2002 елда аңа һәйкәл куелды, Батенчук урамын да беләбез. Ул яшәгән йортка мемориал такта беркетелгән. Тагы бер кызыклы әйбер - авырлыгы 64,47 каратлы ювелир алмаз "Евгений Батенчук" исемен йөртә.

Ел да төзүчеләр бәйрәмнәрендә һәм аның туган көнендә һәйкәленә чәчәкләр салалар. Ветераннар килеп, башларын түбән иеп, аны искә алалар, яшьләр аның исемендәге спорт ярышларында катнашып җиңүләр яулыйлар. Евгений Батенчукның исеме йөрәкләрдә саклана. Батырлар беркайчан да онытылмыйлар.

Мирһади Разов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев