Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Легендар табиб

Чулман буендагы гүзәл Чаллы шәһәре тарихында фидакарь хезмәтләре белән матур эзләр калдырган шәхесләр шактый. Гомеренең 55 елын сәламәтлек саклауга багышлаган олы җанлы, ярдәмчел, ак халатына тап төшермәгән табиб, СССРның сәламәтлек саклау отличнигы, Татарстанның атказанган табибы, Чаллының мактаулы гражданы Линуза Ганиева шундыйларның берсе. Шушы көннәрдә ул үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтә.

Линуза Ганиева тумышы белән Тукай районының Биклән авылы кызы. Әмма аның бөтен гомере Чаллы белән бәйле. Биредә ул ГЭС бистәсендәге 1нче мәктәптә укый. Табиб булу хыялын тормышка ашыру өчен Алабуга медицина көллиятенә укырга керә. Аны тәмамлагач, 3 ел Чүпрәле районының Иске Шәйморза участок хастаханәсендә эшли. Анда теш табибы да, гинеколог та, хирург та, кыскасы авыруга нинди белгеч ярдәме кирәк, Линуза шул вазифага керешә һәм пациентларның тормышын саклап кала.

Чүпрәле районы халкы аны бүген дә хөрмәт белән искә ала. "Линуза ханымга гаиләбез белән рәхмәтлебез. Ул мине тудырырга булышкан. Авыр тулгаклар булса да, гомерләребезне саклап калуга үз өлешен керткән. Линуза ханым безнең гаилә әгъзасына әйләнде дисәм дә ялгыш булмас. Аның Шәйморзадан китүен без бик авыр кичердек", - ди Чүпрәле кызы Минзилә Салихова.

Табиб буларак беренче зур мәктәпне үткән Шәйморза участок хастаханәсенә, Чүпрәле районы халкына Линуза ханым үзе дә рәхмәтле. "Безнең яшьлек Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәләр" романының популяр вакытына туры килде. Авыруларга терелергә булышу - төп максатыбыз иде. Шөкер, хезмәтебез кешеләргә кирәк булды. Чүпрәледә узган матур вакытларымны искә төшерү өчен быел Чаллы театрында "Ак чәчәкләр" фильмын карадым. Кызганыч, безнең буын табибларының сафлары сирәгәя. Яшьләргә киңәш бирерлек остазлар кими. Шуңа күрә "Ак чәчәкләр" фильмын табиб булырга теләгән егет-кызларга карарга киңәш итәм", - ди язмам герое.

Чүпрәле районы халкы яшь табибны ярата, хөрмәт итә. Тик балачагыннан камиллеккә, яңа үрләргә, яңалыкка омтылган Линуза Чүпрәледән китә. Һәм белемен арттыру максатыннан, 1962 елда Казан Дәүләт медицина институтына укырга керә. Уку йортын уңышлы гына тәмамлагач, Чаллыга үзәк хастаханәгә эшкә кайта. Биредә ул участок табибы булып хезмәт куя. Ул елларда югары белемле табиблар аз, ә эш бик күп була, шуңа да карамастан, Линуза Нестеровна үзенең квалификациясен күтәрү максатыннан курсларда укып, кардиоревматолог һәм функциональ диагностика белгече һөнәрләрен үзләштерә. Бу белемнәре аңа авыруларны дәвалаганда төп ярдәмче була. "Мин тормышымны табибыбыз Линузадан башка күз алдына да китерә алмыйм. Үзәк район хастаханәсеннән бирле аның ярдәмен тоеп яшибез. Хәзер дә ул безгә даими булышып тора", - ди ЗЯБ бистәсендә яшәүче Фәния Сәмикова.

Шәһәребезнең ЗЯБ бистәсендә яшәүчеләре өчен тәҗрибәле табиб, гаилә әгъзасына әйләнгән дисәм дә ялгыш булмас. 1974 елдан бүгенгәчә ЗЯБтагы 4нче шифаханәдә хезмәт куя ул. 1980 елда баш табиб итеп куялар үзен. Җитәкче булгач та, кыска гына вакыт эчендә ул шифаханәнең матди-техник базасын яхшырта, аерым бинада хатын-кызлар консультациясе ача. Халыкка травмотологик ярдәм күрсәтү пунктын эшләтеп җибәрә, функциональ диагностика бүлеген һәм клиник-биохимия лабораторияне киңәйтә. Болар барысы да табибка ярдәм сорап килгән авыруларга вакытында төгәл диагноз куеп, дәвалау мөмкинлекләрен арттыра. "Авыруны дәвалауга караганда кисәтү нәтиҗәлерәк", - дигән гыйбарәгә тугры калып, Линуза Нестеровна үзе җитәкләгән шифаханә карамагындагы предприятие җитәкчеләре белән бергәләп, предприятиеләрдә сәламәтлек саклау пунктлары ачуга ирешә. Һәм лекторлар төркеме оештырып, профилактика эшен җәелдереп җибәрә. "Әниебез өчен эш һәрвакыт беренче урында булды. Ул авыруларга ярдәм итүне үзенең җан таләбе итеп саный. Безне дә шуңа өйрәтте. Авыру кешене социаль хәленә карамыйча, һәрвакыт елмаеп каршыларга һәм ярдәм итәргә кирәк, ди. Без шулай эшләргә тырышабыз да. Кешеләргә ярдәм итә алуыбыз өчен бәхетлебез. Кешелеклелек, белемгә, камиллеккә омтылу кебек матур сыйфатлар тәрбияләгән өчен кадерле әниебезгә рәхмәтлебез", - ди Татарстан Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова.

Оештыру сәләте һәм кешелеклелеге нәтиҗәсендә ул коллективта үзара аңлашу мохиты тудыра. Казан һәм Ижау медицина уку йортлары белән тыгыз элемтәдә эшли. Практика үткәндә Линуза Нестеровнада җитәкчелек талантын күреп алган яшь белгечләр бу шифаханәгә эшкә кайтырга тырышалар. Ә җитәкче яшь белгечләрнең квалификациясен арттыруны, башка белгечлекләргә укуларын кайгырта. Кадрлар белән максатчан эш алып бара. Нәтиҗәдә шифаханә штатының кадрлар белән тәэмин ителеше 85-90 процентка җитә.

1990 елларда башлангыч звенода медицина ярдәмен яхшырту максатыннан, Линуза Ганиева республикада беренчеләрдән булып, хуҗалык итүнең яңа механизмын кертә. Ул сәламәтлек саклау һәм икътисадый стандартларны үз эченә ала. Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәте белән элемтәләр урнаштыра, чакырулар буенча өйләрдә ярдәм күрсәтү максатыннан, фельдшерлык бригадалары оештыра. Болар барысы да ахыр чиктә шифаханәдә авыруларны кабул итү вакытын арттыруга, участокта беренчел медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын яхшыртуга этәргеч була.

Линуза Ганиева үз эшендә традицион дәвалау белән бергә дәвалауда сөлек файдалану, рефлексотерапия һәм башка ысулларны куллана.

Язмам героеның төп казанышы - 4нче шифаханәнең яңа бинасын төзү һәм файдалануга тапшыру. Моңа кадәр табиблар коллективы 5 катлы йортның беренче катында 60 мең кешегә медицина ярдәме күрсәтә иде. Шартлар булмау сәбәпле, бер бүлмәдә берьюлы 3 терапевт халыкны кабул итте. Шәһәр хакимияте акча юклыкка сылтап, яңа бина төзүне елдан-елга күчереп килде. Әмма максатчанлык, гади халык мәнфәгатьләрен ышанычлы итеп җитәкчеләргә җиткерә белүе нәтиҗәсендә Линуза Ганиева максатына ирешә - шифаханә төзелешенә рөхсәт ала. Бу эштә аңа шәһәр советы депутаты мандаты да ярдәм итми калмагандыр. "Линуза Нестеровнаның тырышлыгы, үҗәтлеге нәтиҗәсендә ЗЯБ бистәсендә матур, заманча җиһазланган яңа шифаханә барлыкка килде. Депутат Линуза Ганиева төп эше җаваплы булуга карамастан, һәрвакыт халык арасында булды. Күп балалы аналарга, өлкәннәргә, кыскасы һәркемгә булышырга тырышты. Бу гүзәл ханымда кешеләргә ярдәм итү - иң асыл сыйфатларның берседер, мөгаен", - ди Алабуга дәүләт музей тыюлык генераль директоры Гөлзадә Руденко.

Яңа шифаханә төзелеше җиңел генә бармады. Линуза Ганиева уникаль проектны эшләтүдән башлап, бинаны кабул итү актын алганчыга кадәр тырыш хезмәт куйды. Нәтиҗәдә 1999 елда шифаханәнең беренче чираты файдалануга тапшырылды. Линуза Ганиеваның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә ЗЯБта барлык күрсәткечләр һәм югары технологияләр белән җиһазланган республикада иң яхшы сәламәтлек саклау учреждениеләренең берсе барлыкка килде. Биредә көндезге стационар, профилактика бүлеге ачылды, төрле профилактик мәктәпләр эшли башлады, шулай ук төрле авырулар белән интеккән шәһәрдәшләргә ярдәм итү максатыннан тернәкләндерүнең яңа ысуллары кулланыла. Репродуктив сәламәтлекне саклау, аналар һәм яңа туган балалар үлемен булдырмау максатыннан, акушер-терапевт-педиатр комплексы барлыкка килде. Әлеге комплекс профилактика эшенә игътибарны арттырды. Аннары рентген бүлеге, булачак әниләр, булачак әтиләр мәктәпләре ачылды, "Сонатал" системасы гамәлгә керде.

2001 елда Линуза Ганиева үз теләге белән баш табиб эшеннән китте, ләкин туган йортына әйләнгән шифаханәдә участок терапевты булып эшләвен дәвам итте. Аны 2250 кеше беркетелгән участокка куйдылар. Биредә дә ул үзен тырыш, белемле белгеч итеп танытты. Белемнәрен кулланып, авыруларга сәламәтлекләрен кайтарырга булышты. Ул үзенең карамагындагы бөтен кешене карап чыга. Барлык инвалидларны, ташламалардан файдаланучыларны, хроник авыруларны, нәселдән-нәселгә күчкән чирләре булганнарны, тәмәке тартучыларны һәм спиртлы эчемлекләр белән мавыгучыларны барлый һәм алар белән даими рәвештә дәвалау-профилактика эшләре алып бара. Аның участогындагы һәр кеше тәмәке тартуның, спиртлы эчемлекләр, наркотик матдәләр куллануының, дөрес тукланмауның зыянлы икәнлеген белә. Линуза ханым төрледән-төрле профилактик мәктәпләр оештыра. Игелеклелек, кеше кайгысын үзеңнеке итеп кабул итеп, аңа кичекмәстән булышу - аның төп сыйфатлары. Үз пациентлары өчен табиб кына түгел, ул киңәшче һәм фикердәш тә.

Линуза Нестеровна шифаханәнең иҗтимагый тормышында да катнаша, конференция, форумнарга йөри. Күптән түгел психиатор-нарколог һөнәре үзләштерде. Кыскасы, ул заман белән бергә атлый, һаман да камиллеккә омтыла.

Линуза Ганиеваның фидакарь хезмәте күп тапкырлар ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотлары, "КАМАЗ төзелеше ударнигы", "Сәламәтлек саклау отличнигы" билгеләре белән бәяләнде. Ул "Татарстанның атказанган табибы", "Шәһәрнең иң яхшы җитәкчесе", "Чаллының Мактаулы гражданины исемнәренә лаек булды. Быел исә "Яр Чаллыда иң яхшы табиб" конкурсында "Яр Чаллы сәламәтлек саклау легендасы" дипломы белән бүләкләнде.

Линуза Ганиева - бәхетле язмыш иясе. Ул - 4нче шифаханә тарихына исеме алтын хәрефләр белән язылган шәхес. Биредә хөрмәтле зат. "Мин бүгенге уңышларым һәм аның белән бер коллективта эшләвем өчен Линуза Нестеровнага рәхмәтлемен", - ди теш табибы Фәүзия Фәтхетдинова. Аның бу сүзләре белән шифаханәдә эшләүчеләрнең күпчелеге килешә. Ә гаиләсендә ул яраткан хатын, кадерле әни. Биш оныгының да яраткан әнисе. Оныклар аны яратып әни дип йөртәләр. Бу олы җанлы шәхеснең башкаларга үрнәк тагын бер матур сыйфаты бар. Аның оныклары Салават, Дима, Динә матур итеп татарча сөйләшәләр. Кызы Светлана Захарова - гаиләнең горурлыгы. Ул бүгенге уңышлары өчен әнисенә рәхмәтле. "Әниебез, безне балачактан мөстәкыйльлеккә, хезмәтне яратырга, игелекле, ярдәмчел булырга өйрәтте. Аллага шөкер, ул бүген дә безнең төп киңәшчебез, тормышыбызның якты маягы. Шулай гомер итәргә язсын. Кадерле әниебез саулык-сәламәтлектә, өйләребезнең нуры булып озак яшәсен", - ди Светлана Захарова.

Зөлфия Галим

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев