Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Легендар төзүче онытылмый

Чаллыда төзүчеләр көне – төп бәйрәмнәрнең берсе. Чөнки безнең төзүчеләр кыска вакыт эчендә илгә шәһәр һәм данлыклы “КАМАЗ” заводы төзеделәр.

Бу Россия тарихына алтын хәрефләр белән язылды. 
Ел саен Төзүчеләр көне алдыннан, шәһәр, предприятие һәм оешма  җитәкчеләре, депутатлар легендар төзүче Евгений Батенчук һәйкәленә чәчәкләр куя. Быелгы тантанга шәһәр мэры Наил Мәһдиев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, Социалистик хезмәт герое Радик Җәләев, төзелеш тармагы ветераннары, төзелеш көллияте студентлары килгән иде. 
Чараны Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева алып барды. Ул  һәйкәл янына килүчеләргә легендар төзүче Евгений Батенчукның хезмәт батырлыгы турында сөйләде. “Евгений Батенчук – РСФСР, ТАССР, Якутиянең атказанган төзүчесе, Чаллының мактаулы гражданины, бик күп орден-медальләр кавалеры, “Камгэсэнергострой” төзелеш оешмасының беренче җитәкчесе булды һәм аны  1971-1996 елларда җитәкләде. Кама территориаль сәнәгать комплексы, заманча автомобиль заводы төзегән өчен Батенчук 1981 елда Социалистик хезмәт герое булды. Аны җитәкчеләр дә, халык та онытмый”, - диде ул. 
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев та, легендар Евгений Батенчукның кырыс тормыш мәктәбе (сугыш, плен) үтсә дә, кешеләргә карата мәхәббәтен югалтмаган, төзүче һәм шәхес икәнен билгеләп үтте. “Чаллы – төзүчеләр, энергитиклар һәм машина төзүчеләр шәһәре. Төзүчеләрнең фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә Түбән Кама ГЭСы, “КАМАЗ” һәм шәһәр барлыкка килде. Бүгенге көндә “КАМАЗ” – милли бренд. Завод төзү һәм бренд булдыру өчен башта кешеләр кирәк иде. Бу кешеләрне җитәкче Евгений  Батенчук берләштерде. Хәзер КАМАЗда коллективны Сергей Когогин берләштереп, нәтиҗәле эшләтә. Бүгенге көндә шәһәрдә төзелеш гөрли. Димәк, Чаллының киләчәге бар”, - дип ул төзелеш ветераннарына, бүгенге төзүчеләргә рәхмәт әйтте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңалыклар