Легендар җырчыбыз сәламәт булсын
Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева өчен бу ел хәвефле булган.
Халкыбызга озак еллар хезмәт иткән легендар җырчының сәламәтлеге какшый башлаган. Табиблар аның йөрәгенә операция ясарга киңәш иткәннәр. Казанның кардиология үзәгендә аңа операция ясаганнар. Хәзер ул үзен яхшы хис итә. “Аллаһка шөкер, концертларда җырлап йөрим. Халкыбызга моңнарымны бүләк итәм. Шулай җырлап яшәргә язсын. Юбилеемны уздырырга җыенам. Китабымны чыгарып тамашачыларыма бүләк итәсем килә. Хәниянең якыннары халыкка “Онытлыр димә” дип исемләнгән китап тараттылар. Минем дә тамашачыларыма бүләк ясыйсым килә”, – ди.
Халкыбызның танылган җырчысын Аллаһы Тәгалә сәламәтлектән аермасын. Үзенең моңлы җырлары белән безне озак еллар сөендереп яшәсен иде ул.
Хәмдүнә апа да бөтен кеше кебек, һава торышының җылынуын зарыгып көтә. “Идел буендагы бакчама барып, җирдә казыныр, саф һава сулар идем”, – ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев