Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Легендар җырчы вафат

Аның чыгышын Чаллы тамашачылары да ярата иде.

«Бүген легендар җырчы, үзенең бөтен иҗади эшчәнлеген, талантын классик музыка сәнгатен үстерүгә һәм популярлаштыруга багышлаган күренекле шәхес, Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Эмиль Усман улы Җәләлетдинов арабыздан мәңгелеккә китте», – дип хәбәр итте Татарстан Дәүләт Филармониясенең матбугат хезмәте. 

 Халык артисты Эмиль Җәләлетдиновка 90  яшь тула  иде.

«Әйбәт кенә йөри иде әле. Кинәт китеп барган. Урыны җәннәттә булсын»,  - диде хезмәттәше турында Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина.  

Эмиль Җәләлетдинов КАМАЗ төзелеше елларында хезмәттәшләре белән Чаллыда концертлар куйган. «Чаллы халкы аның көчле тавышын, ул башкарган классик әсәрләрне яратып тыңлый иде», – диде аның турында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева. 

Мәрхүм белән хушлашу иртәгә көндезге 12 сәгатьтә Казанның Мәрҗәни мәчетендә була. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайгылы хәбәр шоу бизнес