Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Үлем вирусы тарала

Көнбатыш Африкада Эбола вирусы "котыра". Белгечләр сүзләренә караганда, дөньяда 2 меңнән артык кеше бу чирне эләктереп өлгергән инде. Илнең көнбатышында әлеге авыруның алтмышлап "учагы" табылган. Күп кенә авиакомпанияләр бу дәүләтләрдән килүче очкычларга юлны япкан. Галимнәр фикеренчә, әлеге вирустан интегүчеләрнең, нигездә, 90 процентының гомере өзелә. Авыру куллар аша тарала. Авыруның бик...

Көнбатыш Африкада Эбола вирусы "котыра". Белгечләр сүзләренә караганда, дөньяда 2 меңнән артык кеше бу чирне эләктереп өлгергән инде. Илнең көнбатышында әлеге авыруның алтмышлап "учагы" табылган. Күп кенә авиакомпанияләр бу дәүләтләрдән килүче очкычларга юлны япкан. Галимнәр фикеренчә, әлеге вирустан интегүчеләрнең, нигездә, 90 процентының гомере өзелә. Авыру куллар аша тарала.

Авыруның бик нык хәле китә, каты итеп башы, тәне, эче авырта башлый, эче китә, ангина барлыкка килә. Соңрак коры ютәл күзәтелә, күкрәк читлеге чәнчи башлый. Температура 39-40 градуска күтәрелә. Борыннан, аңкаулардан, колак, күзләрдән кан килә.

"Роспотребнадзор" мәгълүматларына караганда, Россиягә Эбола бизгәге янамый. Илнең барлык аэропортларында да Эбола чире котырган Африка илләре рейсларына карата мониторинг үткәрелә, ягъни бу илләрдән самолетлар кертелми һәм аларга чыгарылмый. Татарстан буенча "Роспотребнадзор" идарәсе "Бигеш" һәм "Казан" халыкара аэропортларында санитар-карантин режимын көчәйтте.

Белгечләр чит илләргә сәяхәткә җыенучыларга да сак булырга киңәш итә. Башта барасы җиреңне төрле йогышлы чирләргә карата өйрәнергә, табиб белән киңәшергә кирәк.

Эбола вирусы беренче тапкыр 1976 елда Конго республикасында Заирда Эбола елгасы янында ачыклана. Вируска елга исеме бирелә. Аның төрле кимерүчеләрдән һәм маймыллардан килеп чыгу ихтималын әйтәләр. Эбола - бик аз өйрәнелгән вирус. Әлегә аңа дәва һәм вакцина юк. Шулай да медицинада, авыруны төрле юнәлештә дәвалап, чирне җиңү очраклары бар. Әлбәттә, кешенең иммунитеты нык булуы әһәмиятле. Эболага каршы көрәшүче вакцина эшләү юнәлешендә уңышка

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев