Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Үлемне кайда саталар, хәбәр ит”

Агымдагы елның 9 ае эчендә законсыз әйләнештән 4 кг артык наркотик матдә алынган. Аларның 1 кг якыны - үсемлек, калганын синтетик наркотик лар. Чаллы шәһәренең Эчке эшләр идарәсендә узган брифингта хәбәр итүләренчә шәһәребездә наркотикларны контактсыз ысул белән, ягъни билгеләнгән бер урынга яшереп, тарату киң таралган.

- Моны, гадәттә, 18-24 яшьлек, бер җирдә дә эшләмәгән, интернетны яхшы белгән, суд тарафыннан хөкемгә тартылмаган яшьләр эшли. Араларында кызлар да, хәтта, өйләнешкән парлар да бар. Алар наркотикларны Чаллыда гына түгел, ә якын тирә шәһәрләрдә дә тараталар, - ди Россия Эчке эшләр министрлыгының наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча идарә бүлеге башлыгы Ренат Салихов.

Бүгенге көндә синтетик наркотикларның составлары үзгәреп торуга карамастан, полиция хезмәтләре аларны ачыклау буенча җитди эш алып бара. Белгеч әйтеп киткәнчә, заманча тестлар барлык наркотик төрләрен дә ачыкларга ярдәм итә. Моннан тыш шәһәр буенча алып барылган профилактик чаралар да уңай нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. Мәсәлән, агымдагы елда дәүләт наркология диспансерында исәптә торучы кешеләр саны кимегән. Наркотик матдәләр белән агуланып үлүчеләр саны да узган елгы күрсәткечләрдән артмаган.

Наркопритоннарны ачыклау буенча да зур эш алып барыла. Полиция хезмәткәрләре әйтүенчә, аларны, гадәттә, 30 яшьтән өлкәнрәк кешеләр оештыра. Наркопритоннарны исә еш кына наркотик матдәләрне әзерләгәндә чыгучы начар ис һәм ул фатирга җыелучы яшьләр буенча ачыклыйлар. Эчке эшләр идарәсе матбугат үзәге җитәкчесе Артур Муллин билгеләп үткәнчә, Яр Чаллы республикада беренчеләрдән булып наркопритон хуҗаларын җинаять җаваплыгына тартучылардан булды.

- 1999-2000 елларда Чаллының яңа шәһәрендәге районында бер тулай йортта наркопритон ачыкланды. Барлык дәлилләр базасы җыелгач, аның хуҗасын тотып җаваплылыкка тарттык, - дип сөйләде ул.

Гомумән, полиция хезмәткәрләре барлык шәһәрдәшләребезне дә битараф булмыйча, күршеләргә игътибарлы булып яшәргә чакыра.

- Әгәр дә сез яшәгән йортта шикле ис таратучы һәм яшьләр җыелучы фатир бар икән - бу хакта шундук хәбәр итегез. 14 ноябрьдан илебездә "Үлемне кайда саталар, хәбәр ит" дип исемләнгән наркотикларга каршы тору Бөтенроссия акциясе дә башланып китәчәк. Шикле фатирларга тап булган һәр кеше 8 (843) 291-20-02 һәм 37-91-53, 37-91-52 телефоннары аша, анонимлыкны саклап шалтырата ала. Үз иминлегебезгә битараф булмыйк! - дип шәһәрдәшләребезгә мөрәҗәгать итте Ренат Салихов.

Альбина ЗАРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев