Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Үлемсез полк"та мәҗбүриләү була алмый – Рөстәм Миңнехенанов

Татарстан Президенты 9 майда буласы хәтер чарасын оештыруда халыкны мәҗбүриләүгә юл куелмаячагын әйтте. Бу хакта ул бүген Хөкүмәт Йортында узган утырышта җиткерде. Республика башлыгы әйтүенчә, әлеге чарада катнашучылар болай да күп булачак. Чөнки һәр гаиләнең диярлек Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары бар. "Кешеләр бу чарага үзләре аңлап чыгарга тиеш. Әлеге...

Татарстан Президенты 9 майда буласы хәтер чарасын оештыруда халыкны мәҗбүриләүгә юл куелмаячагын әйтте. Бу хакта ул бүген Хөкүмәт Йортында узган утырышта җиткерде. Республика башлыгы әйтүенчә, әлеге чарада катнашучылар болай да күп булачак. Чөнки һәр гаиләнең диярлек Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары бар. "Кешеләр бу чарага үзләре аңлап чыгарга тиеш. Әлеге чара халык арасында тискәре тойгы уятырга тиеш түгел. Бу гамәл чын күңелдән башкарылырга тиеш. Халыкныңы бу чарага үзе теләп чыгасына ышанам. Чөнки сугыш бөтен гаиләгә кагылды, күпләр якыннарын югалтты", - диде Президент. Быел "Үлемсез полк"та Татарстанда 220 мең кеше катнашыр дип көтелә. Шуларның 50 меңгә якыны Чаллыдан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X