Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ленар Яшен 2 ел йөргән кызыннан аерылып, кемгә тәкъдим ясаган?

Яшь җырчы Ленар Яшен Гашыйклар көнендә 51 роза чәчкәсе тотып төшкән фото астына: "Кияүгә чыгарга тәкъдим ясавыбыз ошадымы сезгә?" дип язып куйган. Әллә Ленар өйләнергә җыенамы? Бик мөмкин, чөнки аның озак вакыт дәвамында очрашып йөргән кызы барлыгын күпләр белә.

- Ленар, өйләнергә йөрисең бугай?

- Өйләнергә кызы юк бит әле аның!

- Кияүгә чыгу тәкъдимен кем кемгә ясады соң?

- Дус егет сөйгән кызына тәкъдим ясады. Ә мин дустыма ярдәм иттем. "Изге Вәли" дискотекасында аларга багышлап җыр башкардым.

- Синең дә яратып йөргән кызың бар иде бит?

- Әйе, 2 ел матур гына очрашып йөрдек тә, аерылыштык. Сәбәпләре турында сөйлисем килми. Мин бу аерылышуны бик авыр кичердем. Күңелемнең иң авыр чагында "Нәрсә эшләдең син җаным?" исемле җыр яздым. Аны тыңласаң, барысы да аңлашыла кебек.

- "Җырны елый-елый яздым" дигәнең дөресме?

- Дөрес. Елый-елый яздым, яздырдым һәм эшләдем бу җырны. Көннәр, сәгатьләр буе елаулар артта калды кебек. Хәзер ике куллап иҗатка тотындым. Ә шулай да күңелдә моңсу, үземә генә ямансу, нидер җитми. Дустыма тәкъдим ясарга ярдәм иткәндә, шулкадәр янып-көеп, шатланып йөрдем. Аңа ак көнләшү белән карап, кызыгып та куйдым.

- Ленар, яшь бит әле син! Хәзер үк өйләнер идеңме?

- Һичшиксез! Иртәгә үк өйләнер идем! Үз гаиләмне булдырасым килә. Беренче баламның кыз булуын телим. Иң мөһиме - өйләнерлек кыз булсын, үз ярым табылсын. Шуңа күрә танышуларга каршы килмим, йөрәгем буш.

Кызлар, йоклап ятмагыз! Ленарның йөрәген яуларга ашыгыгыз!

Эльвира ШАКИРОВА http://intertat.ru/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев