Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Лениногорск шәһәрендә урнашкан спорт комплекска көчле җил 600 мең сумлык зыян салган

20 июль көнне көчле давыллы җил Лениногорск шәһәренең “Юность” спорт комплексы түбәсен алып атты.

Бу турыда тулырак безгә юридик сораулар буенча директор урынбасары Виктория Ионова сөйләде: “Комплекс 1981 елгы, аңа реконструкция  2015 елда ясалган иде. Көчле җил барысы бергә 120 кв.метр җирне биләп торган түбәгә зыян салды. Бүгенге көндә безнең янга төзүчеләр килделәр инде. Зыянны 600 мең сум дип билгеләп киттеләр. Әлеге акчаны җирле бюджеттан яисә республикадан алырга дип планлаштырабыз. Хәзер бу турыда сөйләшүләр бара”, – дип аңлатып үтте.
– Әле түбәгә генә түгел, кояштан саклана торган түбә өстенә дә зыян килде. Анысын да ремонтлыйсы була, – дип өстәде спорт комплекс буенча директор урынбасары Виктор Юртаев. 
Көчле җил-давыл нәтиҗәсендә күпме сумлык зыян салынган! Бу кайчан төзекләндереләчәк? Спорт комплекс җитәкчелеге моңа акча таба алырмы? Әлеге хәлне контрольдә тотачакбыз.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җил давыл