Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Лениногорскта иске бинада урнашкан сәүдә үзәге янып бетте. Чаллыда да иске биналар күп бит...

Лениногорскта тагын шул 20 июль көнне тулаемы белән сәүдә үзәге янып бетә. 900 кв.м. мәйданны биләп торган бинаның иң беренче түбәсе яна башлый.

Соңыннан ут эчке якка үтеп керә. Хәзерге вакытта махсус хезмәтләр янгынның сәбәпләрен ачыклау белән шөгыльләнәләр. Редакциябез хәбәрчеләре янгын булган җиргә килгәндә, анда эшчеләр янгын калдыкларын бина эченнән ташыйлар иде инде.

– Мин гел эштән кайтканда әлеге сәүдә үзәгенә кереп чыга торган идем. Янгын турында ишеткәч, иң беренче, үзем ашатып йөргән эт-мәчеләремне кайгырттым. Дөрес, янгын булу – олы фаҗига. Ләкин мин песиләремнең хәлләрен белергә ашыктым. Аллага шөкер, алар исән-сау, – дип белдерде Айгөл Рәхимова.

Ул бик иске иде, дип белдерә шәһәрдә яшәүчеләр. Уйлап карасак, Чаллыда да иске биналар бик күп. Соңгы 3 ел эчендә генә дә янгыннар саны бихисап. Моның хәстәрен алданрак күрергә, фаҗига китереп чыгармаска кирәк. Игътибарлы булсак иде!    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига