Леонид Слуцкий Татарстан Президенты белән очрашты
Рөстәм Миңнеханов, яңа тренерны сәламләп, аңа WorldSkills символикасы төшерелгән бильярд таягы бүләк итте.
Рубин» футбол клубы тренеры Леонид Слуцкий Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, Рөстәм Миңнеханов, яңа тренерны сәламләп, аңа WorldSkills символикасы төшерелгән бильярд таягы бүләк иткән.
Президент белән очрашуда Слуцкий шулай ук Татарстанда өсте ябулы дүрт футбол манежы төзелүе һәм зур спорт өчен кадрлар әзерләүдә клубның үз мәктәбен формалаштыруның әһәмияте хакында сөйләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев