Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әлфинә ӘЗҺӘМОВА: «Радик Юльякшин – күңеле чиста һәм ачык булган бердәнбер җырчы, эстрадада эче тулы корт булганнар күп»

"ТМТВ" телеканалы премиясе тапшыру тантанасына Әлфинә Әзһәмова гаиләсе - улы, килене Индива белән килгән иде. Җырчы "2000нче еллар хиты" номинациясендә, ә килене "Иң яхшы танцеваль проект"та җиңүче булып танылды. - Үзем өчен дә, Индива өчен дә бик шатмын. Балалар үсәргә тели, бу өлкәдә тәҗрибә җыясылары килә. Ник сөенмәскә иде?! "Икегезнең...

"ТМТВ" телеканалы премиясе тапшыру тантанасына Әлфинә Әзһәмова гаиләсе - улы, килене Индива белән килгән иде. Җырчы "2000нче еллар хиты" номинациясендә, ә килене "Иң яхшы танцеваль проект"та җиңүче булып танылды.


- Үзем өчен дә, Индива өчен дә бик шатмын. Балалар үсәргә тели, бу өлкәдә тәҗрибә җыясылары килә. Ник сөенмәскә иде?! "Икегезнең берегезгә генә премия тия", - дисәләр дә, кызыма юл бирер идем.

"Төнге урам"ны җырларга дип оештыручылар әйтте. Мин: "Күпме җыр яздырдым, диск чыгардым, әйдәгез, яңарак җыр җырлыйм", - дип әйтеп карадым, әмма сценарий буенча "Төнге урам" булырга тиеш иде. Әлбәттә, ул җыр миңа бик кадерле, чөнки нәкъ ул мине зур сәхнәләргә алып чыкты, мине тамашачыма танытты.

Хәзер конкуренция көчле, моның ише фестивальләрдә катнашканда, "Киләсе елга чакырырлармы икән? Быел соңгы тапкыр чыгыш ясамыйммы икән?" - дигән уйлар туа. Яшерен-батырын түгел, берникадәр курку бар.

Шәхсән үземә тантана бик ошады. Аеруча Радик Юльякшинның чыгышы. Аны ничек яратканны белсәгез?! Күргән саен кочаклыйсы гына килеп тора. Ул - күңеле чиста һәм ачык булган бердәнбер җырчы. Аңарда бер усаллык та юк бит. Нинди генә матур җырлар җырласалар да, эстрадада эче тулы корт булган җырчылар күп. Ә Радикның күзләре үк аның нинди кешелекле һәм кечелекле икәнен "сөйләп" тора. Көнчеллек тә юк анда. Шундый сыйфатларга ия җырчы гына, туп-тулы зал белән елына 320 концерт куя. Белмим, мине һәрчак үзенә тартып тора инде. Шуңа да яратасы гына килеп тора. Мин аны күптәннән беләм, алар улым белән дә яхшы мөнәсәбәтләрдә.

Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА


"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X