Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әлфия Когогина: "Дача амнистиясен" озайту мәсьәләсендә гражданнарга ярдәм итәргә кирәк"

Дәүләт Думасы «дача амнистиясен» тагын 5 елга озайта торган закон проектын беренче укылышта кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага болай дип аңлатма бирде: «Дача амнистиясе» 2006 елдан бирле гамәлдә булды һәм гражданнарга 13 миллионнан артык күчемсез милек объекты: дачалар, җир участоклары, торак һәм бакча йортлары, гаражлар, мунча һ.б. хокукларын гадиләштерелгән тәртиптә рәсмиләштерергә мөмкинлек бирде. Миңа һәм хезмәттәшләремә «дача амнистиясе»н озайту турында сайлаучылар даими мөрәҗәгать итә. Без хәлләрнең төрле булуын һәм гражданнарга ярдәм итәргә кирәклеген аңлыйбыз. Закон проекты гражданнарның торак «дача» күчемсез милеккә булган хокукларын яклауга юнәлдерелгән һәм тулаем алганда, шәхси торак төзелеше үсеше динамикасына уңай йогынты ясаячак».

Закон проекты белән гражданнар тарафыннан бакчачылык алып бару өчен билгеләнгән җир кишәрлекләрендә (ягъни техник план һәм җир кишәрлегенә хокук билгели торган документ нигезендә генә) төзелгән торак яки бакча йортларына хокукларны рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибен куллануны 2026 елның 1 мартына кадәр озайтырга тәкъдим ителә – бу очракта тиешле күчемсез милек объекты турында белешмәләр проект документлары (булган очракта) яки декларация нигезендә техник планда күрсәтелә, ә планлаштырыла торган төзелеш һәм төзелешне тәмамлау турында уведомлениеләр булу таләп ителми).

Хокукларны дәүләт теркәвенә алуның гадиләштерелгән тәртибе турындагы нигезләмәләрне ИЖС өчен яки шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен билгеләнгән җир кишәрлекләрендә урнашкан йорт хуҗаларына тарату тәкъдим ителә. Билгеләнгән таләпләргә туры килми торган объектлар төзү очракларын булдырмас өчен, индивидуаль торак йорт яки бакча йорты РФ Шәһәр төзелеше кодексы белән билгеләнгән ИЖС объекты параметрларына туры килергә тиеш дип карала.

Шулай ук 2018 елның 4 августына кадәр төзелә башлаган һәм төзелешкә рөхсәт алмаган ИЖС объектлары яки бакча йорты төзелеше турында уведомлениеләр җибәрү мөмкинлеге турындагы нигезләмәләрнең гамәлдә булу вакытын 5 елга озайтырга тәкъдим ителә.

 

Чыганак:http://nabchelny.ru/
Фото:Ачык чыганаклардан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X