Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әлфия Когогина: милләт сәламәтлеген саклау өчен яңа мөмкинлекләр булдыру мөһим

Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина төбәк атнасы барышында Кама балалар медицина үзәге коллективы белән очрашты һәм учреждениенең агымдагы эше белән танышты.

Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина төбәк атнасы барышында Кама балалар медицина үзәге коллективы белән очрашты һәм учреждениенең агымдагы эше белән танышты.

"Милли проектлар, федераль һәм республика программалары аша вакытында һәм җитәрлек финанслау, грамоталы җитәкче, хезмәткәрләр һәм килүчеләргә карата сак караш булганда, медицина хезмәтләрен күрсәтүнең югары дәрәҗәсен сакларга, үсәргә, татарстанлыларның, барыннан да элек, үсеп килүче буын сәламәтлеген саклау өчен яңа мөмкинлекләр ачарга җай чыга", - дип шәрехләде парламентарий.

Кама балалар медицина үзәге республиканың төньяк-көнчыгышы халкына махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтү буенча II дәрәҗәдәге районара үзәк булып тора. Медицина ярдәменең үтемлелеге һәм сыйфаты елдан-ел арта. 2011 елдан башлап перинаталь үзәк, балалар хастаханәсе реконструкцияләнде. Бүген КБМҮнең 60 мең кв. метрдан артык мәйданы, 1250 хезмәткәре, 1,2 млн кешелек хезмәт күрсәтү зонасы бар. Гомуми койка фонды-тәүлек буе эшли торган 606 койка һәм 140 көндезге стационар койка. 

 

http://nabchelny.ru/news/37159

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X