Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әлфия Когогина: “Президент, татарча сөйләш, Әлфия, диде!”

Иң тәмле чәк-чәк кайсы якта пешерелә?

 

Бер мандатлы  Яр Чаллы  сайлау округы буенча РФ Дәүләт Думасы депутаты, икътисад, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогинаның редакциябезгә килүе турында язган идек. Эшлекле депутат сайлаучыларының ышанычын аклау, гозерләрен үтәү буенча зур көч куя. Шәһәрдәшләребез өчен  мөһим проектларны тормышка ашыруда аның роле  ифрат зур. Бу уңайдан Чаллыда күптән көтелгән онкология диспансеры, берьюлы татар һәм рус театрлары биналары язмышы уңай хәл ителүне искәртү дә җитә. Моның очен депутат ярдәме белән федераль бюджеттан 3 млрд сумнан артык акча җәлеп ителде. Ә без Әлфия Когогина белән Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан милли кыйммәтләребезне саклау турында сөйләштек.

  • Әлфия Гомәровна, шәһәр советының ТР Президенты катнашында узган  йомгаклау сессиясендә татарча чыгыш ясавыгыз күпләр өчен көтелмәгән яңалык булды. Чөнки Сезнең рус телендә сөйләшүегезгә күнеккәнбез. Зур трибунада татар теленә күчү  авыр булдымы?
  • Дөресен әйтергә кирәк, курку – кыенсыну  хисе көчле булды, чөнки шәһәрдә үскәнлектән, мин туган телемдә камил  сөйләшә белмим. Татарча чыгыш ясарга Президент Рөстәм Миңнеханов этәрде.  Әгерҗегә сессиягә баргач ул  миңа үз итеп киңәш бирде: “Әлфия, син бит татар кызы, нигә халык алдында татарча чыгыш ясамыйсың? Көләрләр дип курыкма. Халык, үз телендә сөйләшкән кешеләрне киресенчә, күбрәк хөрмәт итә. Башкаларга да үрнәк булыр!” Башта йөрәгемне җыеп, Актанышта, Минзәләдә сайлаучыларым алдында татарча сөйләдем. Әлбәттә, алдан  ныклап әзерләндем,  кат-кат укыдым. Әниемә тынлаттым. Күбрәк сөйләшкән, укыган саен остарасың, шомарасың икән. Актанышта, өлкән яшьтәге апалар хәтта  яныма килеп рәхмэт әйтеп киттелэр.
  • Ә Президент ничек кабул итте?
  • Аңа да ошады. Сессиядэн соң, “КАМАЗ”да беренче автомобиль җыелуга 45 ел тулуга багышланган тантанага килдек. Шунда Рөстәм Нургалиевич  ирем Сергей Анатольевичка мине мактап өлгерде: “Әлфия шәп  итеп татар телендә чыгыш ясады!” Татарча сөйләшүемне ирем дә  хуплый. Аның тәкъдиме белән Думадагы чыгышларымны “Безнең яраткан республикабыз Татарстан. Без булдырабыз!” - дип йомгаклап куям. Аннары коллегаларыма тәрҗемә итәм.
  • Сезне  Мәскәүдә дә татар кызы дип беләләр алайса?
  • Әлбәттә! Без гаиләбез белән  башкалада  дәрәҗәле җитәкчеләр, министрлар, артистлар һәм башка һөнәр ияләре белэн аралашып  яшибез. Елга бер тапкыр дусларыбызны  чакырып  кунак итәбез. Чаллы осталары әзерләгән каклаган каз, төрле бәлешләр, гөбәдия, чәк-чәк белән сыйлыйбыз. Үзем аларга татар халык ашлары, тарих, мәдәният турында сөйлим. Шигырьләр укыйм.  Шул рәвешле  мин үзебезнең  республикага, халкыбызга карата кызыксыну уятасым килә. Сүз уңаеннан әйтим әле – безнең дуслар Актанышта яки Минзәләдә пешкән чәкчәкләрне яраталар.  Авызда эреп тора торган бу милли сыйны  Валентина Терешкова мактап туя алмый. Вячеслав Фетисов, Александр Карелин кебек данлыклы ватандашларыма да еш бүләк итәм. Татарстан чәк-чәген мәшһүр  Иосиф Кобзон да бик ярата иде. Белгәнегезчә, без катнаш гаилә. Сергей Анатольевич - рус, мин – татар. Шөкер,   ике халыкның традицияләрен тигез күреп яшибез. Әйтик, Олы кон – пасхада кулич пешерәбез, йомырка бизибез. Бәйрәм мәшәкатьләре гаиләдәге төрле буын вәкилләрен берләштерә, якынайта.

Корбан бәйрәмендә ел саен ике корбан  чалдырам. Аның берсен картлар йортына илтәм. Бу көнне дә  туганнарны җыеп, бәйрәм ясыйбыз. Корбан гаетен ирем дә, аның әнисе Мария Сергеевна да хөрмәт итә.

Бу хакта тулырак  “Шәһри Чаллы” газетасының киләсе саныннан укыгыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев