Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Үлгән сабыйны елгага ташлаганнар…

Яшь әти белән әни балаларының мәетеннән шулай котылмакчы булганнар…

Чиләбедә яшәүче яшь әти-әни 7 айлык үле балаларын Миәс елгасына ыргытканнар, ә полициягә, сабыйны урладылар, дип әйткәннәр.

Башкортстанда туып-үскән 24 яшьлек ана полициягә улын 22 октябрьдә урлаулары турында хәбәр иткән. Имеш, аны урамда кемдер копюшоныннан тарткан, ә ул, егылып, аңын югалткан. Аңына килгәч, янәсе, коляскадагы сабый баласының, акча, ачкычлар һәм телефонының югалганлыгын белдергән.

Берничә сәгатьтән соң боларның барысы да ялган икәнлеге билгеле булган. Мөрәҗәгать иткән хатын ире белән бергә барысын да уйлап чыгарганнар, ә бала күптән үлгән булган. Ата-ана сүзләренчә, бала авырудан үлгән һәм алар аны елгага ташлаган. Соңыннан малайның гәүдәсе табылган.

Мәетнең үлем сәбәпләрен ачыклау өчен суд-медицина экспертизасына биргәннәр. Тикшерү комитеты баланы үтерү турында җинаять эше кузгаткан, төп шикләнелүчеләр — аның әти-әнисе.

Билгеле булуынча, гаилә социаль яктан имин түгел, әмма исәптә тормаган. Алкоголь белән проблемалары булган әни, бала туганнан соң берничә көн узгач, аны дәүләт карамагына тапшыру турында гариза язган. Җәй көне ул баланы кайтара алган, ул нибары бер-ике ай яшәгән.

Гаилә Башкортстаннан Чиләбегә күптән түгел генә күчеп килгән булган.

 

Чыганак:Кызыл таң

Фото:

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев