Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Лифтлар - Яр Чаллыда коронавирус белән чирләү чыганагы булган

Бу хакта Чаллының баш сантабибы Илгизәр Бариев хәбәр итте, дип яза «Челнинские известия»газетасы сайты. ы

"Лифтлар кулланылучы йортларда, алар коронавирус белән йоктыру чыганагы булып чыкты. Бер подъездлы бер биек йортта гына да без өч зарарлану учагын таптык. Моннан нәтиҗә ясалды, лифтларны, подъездларны җентекләп дезинфекцияләргә кирәк ", - диде Бариев.

 Чаллыда барлыгы 3654 лифт исәпләнә. Ул билгеләп үткәнчә, бер атна эчендә коронавируслы авырулар белән элемтәдә булган изоляциядәге 6 кеше үзбикләнү режимын бозган, өйләренә тикшерүчеләр килгән вакытта алар фатирларында булмый. Хокук бозучыларга карата штрафлар салынган. Чаллыда барлыгы 2572 кеше изоляциядә тора. Хәзер шәһәрдә 395 кеше коронавирус белән чирли, 109 кеше сәламәтләнгән, өчесе вафат булган.
 

 

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев