Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җәлил истәлегенә

15 февральдә татар халкының батыр улы, Советлар Союзы Герое патриот шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тула. Шул уңайдан шәһәребез мәктәпләрендә дә Җәлилгә багышланган ункөнлек кысаларында шагыйрь истәлегенә чаралар оештырыла. "Һәр белем бирү учреждениесендә ункөнлекне үткәрү буенча эш планнары төзелгән. Мәктәпләрдә сыйныф сәгатьләре, әдәби очрашулар, стена газеталары, шигырь конкурслары үткәрелә.15...

15 февральдә татар халкының батыр улы, Советлар Союзы Герое патриот шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тула.

Шул уңайдан шәһәребез мәктәпләрендә дә Җәлилгә багышланган ункөнлек кысаларында шагыйрь истәлегенә чаралар оештырыла. "Һәр белем бирү учреждениесендә ункөнлекне үткәрү буенча эш планнары төзелгән. Мәктәпләрдә сыйныф сәгатьләре, әдәби очрашулар, стена газеталары, шигырь конкурслары үткәрелә.15 февральдә ГЭС бистәсендәге һәйкәле янында Муса Җәлилне искә алу, һәйкәлгә чәчәкләр салу була", - дип хәбәр итте шәһәр мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе баш белгече Халидә Шабалина.

Шушы көннәрдә 1нче постта почетлы каравылда торучы 33нче мәктәп укучылары өчен Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлап "Батырлык дәресе" үткәрелгән. Анда "Камгэсэнергострой" ААҖ һәм шәһәр ветераннары да катнашкан.

Герой шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлына багышланган шәһәркүләм чара 17 февраль көнне 14 сәгатьтә шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сараенда үтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X