Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гөлдания Хәйруллинаның дүртенче оныгы туган

Кызы югалып торуының сәбәбе әйтте.

Җырчы Лилия Хәйруллина Аргенитинадан Казанга кайтты. Ул Казанны бик сагынуын, тормышын туган җиреннән, татар җырларыннан башка күз алдына китерә алмавын әйтте.

Ниһаять, ул үзенең югалып торуының сәбәбе дә җиткерде:  

–    Мин бәби таптым! Дүртенче тапкыр әни булдым!  2024 елны мартында Буэнос -Айреста баламны тудырдым.  Бу яңалык белән бүлешергә әле генә көч таптым. Бу хакта, хәтта танышларымнан да бик аз кеше генә белә.
Минем шәхси тормышка кагылышлы мәгълүматка ничек каравымны беләсез. Бүлештем, ничектер интуитив рәвештә тойдым.
Нигә сөйләмәдемме? Барысы да җиңел генә булмады. Бәлки, алдагы постларда бу хакта язармын. Минем белән дә, бәби белән дә барысы да яхшы, Аллаһка шөкер. Баланың малаймы, кызмы икәнен соңрак әйтермен», – диде  җырчы «Шәһри Чаллы» журналистына. 

Гөлдания һәм Лилия Хәйруллинаны чын күңелдән котлыйбыз! Бәби сау-сәламәт булып, кадерле кешеләрен сөендереп үссен. 
Фото Лилия Хәйруллинадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

1

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала ана капиталы Гөлдания Хәйруллина Лилия Хәйруллина