Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Лилия белән Ришат Тимергалиевләр улларына өч вариантта исем сайлый

Алып баручы, шагыйрә Ләйлә Дәүләтова моның хакында инстаграм битендә хәбәр итә.

“Лилия барчагызга да рәхмәт укый, сәламнәрен җибәрә. Әлегә яшь әни улы белән бергә Мэәскәүдә тернәкләндерү үзәгендә. Бәби 7 айдан туды, шуңа күрә врачлар күзәтүе астында булу бик мөһим… Аллага шөкер, хәлләребез әкрен генә алга таба, ди Лилия. Ришат өзелеп көтә үзләрен. Улларына 3 вариантта исем дэ әзерләп куйганнар — Рамазан, Салават, Арслан! Кайсын сайларга белмиләр. Сез кайсы яхшырак дип уйлыйсыз? Мин Рамазан Ришатович шәп яңгырый дип уйлыйм. Ләкин кечкенә бәби хәзер чыннан да Аллаһы Тәгаләнең ярдәменә, врачларның тырышуына, безнең булышуыбызга бик мохтаҗ. Шушы изге Рамазан айларында әлегә могҗизалы балага ярдәм итсәк, алар өчен зур файда, безнең өчен зур савап булыр иде, ничек уйлыйсыз? Фитыр сәдакасын да нәкъ менә ярдәмгә мохтаҗ сабыйга күчерү бик дөрес буладыр. Изге йөрәклеләр өчен Лилиянең сберкарточка номерын куям: 2202200308282373”, – дип язган Ләйлә үзенең инстаграмында.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев