Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Лилия Хәйруллина: "Бүгенге яшь буынның элеккеге җырларга исе китми".

Лилия ХӘйруллина: "Бүгенге яшь буынның элеккеге җырларга исе китми". - Без гел ка­я­дыр ашы­га­быз, ба­ра­быз, кай­та­быз... Ке­ше­ләр тор­мы­шы кош­лар­ны­кы бе­лән ох­шаш. Кү­ре­шү­ләр, хуш­ла­шу­лар, ки­чер­гән хис-той­гы­лар …дип Ли­лия Хай­рул­ли­на Ка­зан һәм Чал­лы та­ма­ша­чы­сын сә­я­хәт­кә алып ба­рып кайт­ты. Үзе­нең ка­бат­лан­мас кон­церт прог­рам­ма­сы, ори­ги­наль бию, цирк но­мер­ла­ры, үз­гә җыр­ла­ры бе­лән Ли­лия күп та­ма­ша­чы­лар­ның...

Лилия ХӘйруллина: "Бүгенге яшь буынның элеккеге җырларга исе китми".
- Без гел ка­я­дыр ашы­га­быз, ба­ра­быз, кай­та­быз... Ке­ше­ләр тор­мы­шы кош­лар­ны­кы бе­лән ох­шаш. Кү­ре­шү­ләр, хуш­ла­шу­лар, ки­чер­гән хис-той­гы­лар …дип Ли­лия Хай­рул­ли­на Ка­зан һәм Чал­лы та­ма­ша­чы­сын сә­я­хәт­кә алып ба­рып кайт­ты. Үзе­нең ка­бат­лан­мас кон­церт прог­рам­ма­сы, ори­ги­наль бию, цирк но­мер­ла­ры, үз­гә җыр­ла­ры бе­лән Ли­лия күп та­ма­ша­чы­лар­ның кү­ңе­лен яу­ла­ды.
- Кем ул Ли­лия Хай­рул­ли­на?
- Бер ке­ше­дә бер­ни­чә об­раз туп­лан­ган дип әй­тер­гә яра­там ин­де мин. Чөн­ки үзем күп­кыр­лы ке­ше, төр­ле юнә­леш­тә­ге му­зы­ка тың­лыйм, кеч­ке­нә­дән би­ю­гә, цирк мәк­тә­бе­нә йөр­дем. Шу­лай ук, чит тел­ләр дә өй­рән­дем. Го­му­мән, ми­нем ом­ты­лыш­ла­рым бик күп, әгәр мөм­кин­лек бул­са, бик күп төр­ле һө­нәр­ләр­не үз­ләш­те­реп, төр­ле өл­кә­ләр­дә эш­ләр идем. Тик ба­ры­сы­на җи­те­шеп тә бул­мый, җи­те­шер­гә мөм­кин дә тү­гел. Шу­ңа кү­рә, бер юл­ны гы­на сай­лар­га ту­ры ки­лә. Лә­кин, ми­нем бар­лык кы­зык­сы­ну­ла­рым да аз­мы-күп­ме сәх­нә­дә ча­гы­ла. Бо­лар­ның кү­бе­се та­тар эс­т­ра­да­сы, та­тар та­ма­ша­чы­сы өчен яңа­лык бит. Шул ук цирк но­ме­рын гы­на ал­сак та, та­тар сәх­нә­сен­дә җыр­лап һәм шул ук ва­кыт­та цирк но­ме­рын күр­сәт­кән җыр­чы­лар­ны ми­нем шәх­сән үзем­нең күр­гән юк иде әле. Шу­ңа кү­рә, тән­кыйть сүз­лә­рен дә еш ише­тер­гә ту­ры ки­лә.
- Шул тән­кыйть сүз­лә­ре­нә нәр­сә дип җа­вап би­рә­сез?
- Ты­ныч ка­бул итәм. Бу дөнь­я­да бар ке­ше­гә дә ярап бе­теп бул­мый. Ә мин үзе­мә оша­ган, үзем­нең кү­ңел­гә хуш кил­гән әй­бер­не ге­нә эш­лим. Кай­бе­рә­ү­ләр ми­нем әле­ге стиль­не аң­лап, якын кү­реп, ми­нем бе­лән бер дул­кын­да ба­ра, ә кал­ган бе­рә­ү­ләр­гә әле­ге юнә­леш бө­тен­ләй оша­мас­ка мөм­кин. Бу шу­лай бу­лыр­га ти­еш тә бит ин­де, бө­тен ке­ше дә бер төр­ле ге­нә уй­ла­мый, ка­раш­лар да һәр­кем­нең төр­ле. Бу га­дә­ти кү­ре­неш. Уй­ла­вым­ча, без­нең про­фес­сия дә эш­лә­ү­че ке­ше­ләр­гә тор­мыш­ка фәл­сә­фи­е­рәк ка­рар­га өй­рә­нер­гә ки­рәк­тер. Ми­не тән­кыйть­ли­ләр дип елап, үп­кә­ләп уты­рып бул­мый бит ин­де.
-Га­и­лә­дә­ге Ли­лия бе­лән сәх­нә­дә­ге­се ае­ры­ла­мы?
- Ае­ры­ла, ул һәр ке­ше­дә дә шу­лай. Дөнь­я­да нин­ди ге­нә хәл­ләр бул­мый, нин­ди ге­нә ва­кый­га­лар­га элә­гер­гә ту­ры кил­ми. Шу­ңа да
ке­ше яны­на чык­кан­да мас­ка ки­яр­гә ту­ры ки­лә, бу пси­хо­ло­гик як­тан шу­лай ко­рыл­ган. Бу на­чар әй­бер тү­гел, чөн­ки син га­и­лә­дә ни­чек бар шу­лай, ә чит ке­ше янын­да ту­лы­сын­ча ачы­лып ки­теп бул­мый, һәм яра­мый да. Го­му­мән, ке­ше һәр җәм­гы­ять­кә ярак­ла­шып, үзен төр­ле­чә то­та.
- Си­нең иҗа­тың бе­лән без та­ныш дип әй­тер­гә дә бу­ла, ә ме­нә га­и­ләң бе­лән юк...
- Дө­ре­сен ге­нә әйт­кән­дә мин га­и­ләм ту­рын­да сөй­ләр­гә ярат­мыйм. Күп­ләр­не кы­зык­сын­ды­ра бу со­рау, лә­кин мин һар­чак әй­теп ки­ләм, та­ма­ша­чы ми­не җыр­чы бу­ла­рак хөр­мәт ит­сен һәм ми­нем иҗа­тым­ны ярат­сын. Ә га­и­лә тор­мы­шым кадр ар­тын­да ка­ла, чөн­ки га­и­лә ми­нем өчен из­ге әй­бер. Соң­гы ара­да да еш кы­на со­раш­ты­ра баш­ла­ды­лар: күп ке­нә җыр­чы­лар рей­тинг өчен ба­ла­ла­рын сәх­нә­гә чы­га­ра­лар, ин­тер­нет­ка ви­де­о­лар ку­я­лар. Ә син ник алай эш­лә­ми­сең? Ми­нем­чә, рей­тинг­ны үзең­нең иҗа­тың аша да кү­тә­реп бу­ла.
- Яңа кон­церт прог­рам­ма­сы ни­чек бар­лык­ка кил­де? Иде­я­ләр­не кай­лар­дан ал­ды­гыз?
- Иң баш­та ми­нем ре­пер­ту­а­рым­да " Мин­дә кош­лар нә­се­лен­нән" дип атал­ган җыр бар­лык­ка кил­де. Аны тың­лау бе­лән үзем­нән-үзем ил­һам­лан­дым, ми­ңа бик оша­ды. Ав­тор­ла­ры Ни­яз Вә­ли­ев һәм Гөл­фия Ша­ки­ро­ва­га рәх­мәт­лә­рем бик зур. Соль­ный кон­церт ку­яр­га күп­тән ни­ят­лә­гән идем ин­де, шу­шы җыр­ны ишет­кәч, яңа су­лыш алып эш­кә то­тын­дым. Ре­жис­сер бе­лән дә бер-бе­ре­без­не бик тиз аң­лап, ур­так тел тап­тык. Мин иде­я­ны әй­тү бе­лән, ул ми­нем нәр­сә те­лә­гә­нем­не кү­реп, си­зеп ал­ды.Ул ми­не, мин аны бер ка­раш­тан аң­ла­шып эш­лә­дек. Го­му­мән, әле­ге про­цесс бик җи­ңел бар­ды. Сю­жет иде­я­сен ха­лык­кан якын бул­сын дип эш­лә­дек. Чөн­ки һәр­бе­ре­без кош­ка тиң, ту­ган йорт­ла­ры­быз­дан үзе­без те­ләп­ме, мәҗ­бүр бу­лып­мы чы­гып ки­тә­без, лә­кин кай­чан­да бул­са бер әй­лә­неп кай­та­быз. Шу­ңа кү­рә, кон­церт­та утыр­ган һәр­бер та­ма­ша­чы аны үз кү­ңе­лен­нән үт­кәр­сен дип ты­рыш­тык. Кон­церт баш­лан­га­да ае­ры­лы­шу миз­ге­ле күр­сә­те­лә, кон­церт дә­ва­мын­да ул җыр­лар бе­лән үре­леп ба­ры­ла, ә ахыр­да ин­де ту­ган җир­ләр­гә ки­ре кай­ту күр­сә­те­лә. Прог­рам­ма­га ши­гырь­ләр дә, кеч­ке­нә мо­но­лог­лар да кер­тел­гән... Үзен­чә­лек­ле итеп эш­ләр­гә ты­рыш­тым. Чөн­ки та­тар эс­т­ра­да­сын­да бар кон­церт та бер төр­ле, бер га­дәт­лән­гән юнә­леш­тә ба­ра. Шул ук җыр­лар, шул ук би­ю­ләр.
-Төркемеңдә эшләүчеләр бе­лән дә та­ныш­тыр ин­де?
- Үз ке­ше­лә­рем­не тап­тым дип әй­тә алам мин. Чөн­ки ба­ры­быз да бер-бе­ре­без­не бер ка­раш­тан аң­лап эш­ли­без, нин­ди­дер күз­гә-кү­рен­мәс җеп­ләр бәй­ли ке­бек то­е­ла. Иде­я­лә­ре­без, те­ләк­лә­ре­без бер бул­ган­га шу­лай­дыр ин­де ул. Лә­кин, бар әй­бер дә ал да гөл ге­нә бар­мый бит, ко­ман­да туп­ла­ган ва­кыт­та да бе­раз кы­ен­лык­лар ки­леп чык­ты. Прог­рам­ма­ны тө­зи баш­ла­гач та, бе­рен­че эш итеп, би­ю­че­ләр тап­тым. Алар бе­лән бар­лык эш мәсь­ә­лә­лә­рен, фи­нанс як­ла­рын да хәл итеп, сөй­лә­шеп куй­дык. Бе­раз соң­рак мах­сус алар өчен дип үзем кос­тюм­нар да ал­дым. Тик бер­за­ман бо­лар хә­бәр­сез югал­ды­лар, те­ле­фон­на­рын ал­мый­лар, хат­лар­га җа­вап бир­ми­ләр. Биг­рәк ямь­сез кү­ре­неш бул­ды, дө­ре­сен ге­нә әйт­кән­дә, чөн­ки мин алар­га ыша­нып, өмет­лә­неп то­ра идем. Лә­кин, Ал­лаһ­ка шө­кер, Ар­тур Хай­рул­лин ди­гән дус­тым­ның яр­дә­ме бе­лән яңа, ыша­ныч­лы би­ю­че­ләр тап­тым.
Шу­лай ук, әни­ем Гөл­да­ния Хай­рул­ли­на иң зур бу­лыш­чым, ки­ңәш­чем, те­рә­гем. Күп уңыш­лар­га аның яр­дә­ме бе­лән ире­шәм. Лә­кин бу юлы әни­не ге­не­раль ре­пе­ти­ци­я­гә ге­нә ча­кыр­дым, күп­че­лек әй­бер­не үзем эш­лә­дем.
Шу­лай ук, мах­сус ку­нак Да­нир Са­би­ров кон­церт прог­рам­ма­сы­ның кай­ма­гы бу­лып то­ра. Да­нир ул ми­нем сәх­нә ге­нә тү­гел
, ә га­и­лә дус­тым да. Баш­ка ар­тист­лар­дан аер­ма­лы бу­ла­рак, исе­ме, дә­рә­җә­се бу­лу­ы­на ка­ра­мас­тан, йол­дыз­лан­ма­ган, га­ди шә­хес бу­лып ка­ла бел­гә­не­нә кү­рә бик нык хөр­мәт итәм. Го­му­мән, мин эс­т­ра­да да җыр­чы­лар бе­лән бик ара­лаш­мыйм, дус­тым дип әй­тер­лек ке­ше­ләр дә юк.
- Җыр­лар­га кил­гән­дә, кем­нәр бе­лән хез­мәт­тәш­лек итә­сез?
- Күп җыр­ла­рым­ның ав­то­ры Ни­яз Вә­ли­ев. Шу­лай ук, бер-бе­ре­без­не бик аң­лап эш­ли­без. Аран­жи­ров­ка­лар­ның ав­то­ры Ма­рат Му­хин. Кон­церт­ның му­зы­каль би­зә­ле­шен дә аңа ыша­нып тап­шыр­дым. Ос­кар Ус­ма­нов, әти­ем Рөс­тәм Хай­рул­лин яз­ган җыр­лар­ны яра­тып җыр­лыйм. Го­му­мән, күп ав­тор­лар бе­лән эш­лә­мим, лә­кин эш­лә­гән һәр­бер­сен хөр­мәт итәм, чөн­ки алар­ның сти­ле ми­ңа, ми­не­ке алар­га якын.
- Җыр­ны мәгъ­нә­се­нә­ме әл­лә яң­гы­ра­шы­на ка­рап сай­лый­сың­мы?
- Бу со­рау шу­лай ук бик уй­лан­ды­ра. Лә­кин бер­сен алып, бер­сен куя ал­мыйм, ми­ңа кал­са алар ике­се дә бик мө­һим. Җыр­ның мәгъ­нә­се бик ти­рән бу­лып та, көе бө­тен­ләй яң­гы­раш­сыз бул­са, ул шул бер тың­лар­лык кы­на бу­ла, ки­ре­сен­чә, көе "ах" итәр­лек бу­лып, мәгъ­нә­се ягын­нан сай бул­са да озын го­мер­ле җыр бул­мый. Чөн­ки син сәх­нә­гә чык­кан ва­кыт­та да, җы­рың да яң­гы­раш­лы бу­лыр­га ти­еш, үзең­нең ком­тюм да ки­леш­ле, төс-кы­я­фә­тең дә ти­е­шен­чә бу­луы мө­һим. Го­му­мән, эс­те­тик як­тан ба­ры­сы да ка­рал­ган бу­лыр­га ти­еш. Сәх­нә­гә дә те­лә­сә-нәр­сә ки­еп чы­гып бул­мый, без бит ба­ры­бер сәх­нә аша та­ма­ша­чы­лар­га әз­ме-күп­ме тәр­бия би­рә­без.
- Та­тар эс­т­ра­да­сын­да көн­дә яңа җыр­чы­ның иҗа­ты бе­лән та­ны­шыр­га ту­ры ки­лә. Мон­дый көч­ле көн­дәш­лек ва­кы­тын­да үзең­не һәм үз та­ма­ша­чың­ны ни­чек сак­лап ка­лыр­га?
-
Иң бе­рен­че чи­рат­та ке­ше үзе бу­лып ка­ла бе­лер­гә, үзе­нә оша­ган стиль­дә иҗат итер­гә ти­еш. "Бу ке­ше­гә мон­дый әй­бер ошый, мон­сы­на оша­мый" дип эш­лә­гән­дә, бу, бе­рен­че чи­рат­та, ком­мер­ция бу­ла, ә икен­че­дән, мон­дый иҗат­ның го­ме­ре озын бул­мый­дыр, ми­нем­чә. Чөн­ки ка­раш­лар көн­дә үз­гә­реп то­ра, бү­ген оша­ган әй­бер си­ңа ир­тә­гә бө­тен­ләй ят бу­лып кү­ре­нә.Ә ме­нә үз юлың буй­лап ба­рып, үзең­нең кү­ңе­лең те­лә­гән­чә иҗат ит­сәң, си­не аң­лау­чы, си­нең бе­лән бер­гә ат­лау­чы ке­ше­ләр та­бы­ла. Нәкъ ме­нә алар си­нең үз та­ма­ша­чың бу­ла да ин­де.
- Чит ил­дә тө­шер­гән клип­ла­ры­гыз бар. Алар өчен урын­да­гы ха­ки­ми­ят­ләр­дән ри­за­лык со­рар­га ки­рәк­ме?
- Юк, ри­за­лык со­рар­га ки­рәк­ми. Баш­ка ил­ләр­дә клип тө­ше­рү үзе­мә ае­ру­ча ошый. Без күб­рәк, ке­ше бул­ма­ган, та­би­га­те ма­тур бул­ган җир­ләр­дә тө­ше­рер­гә яра­та­быз. "Мин дә кош­лар нә­се­лен­нән" җы­ры­на клип та шун­дый тип та. Ә ыгы-зы­гы­лы, ту­рист­лар күп йөр­гән урын­нар­да тө­шер­сәң, ке­ше­ләр ки­леп кы­зык­сы­на­лар, со­раш­ты­ра­лар. Бәл­ки баш­ка тел­дә җыр яң­гы­ра­ган­га кү­рә­дер...
- Кем­нәр­нең иҗа­тын якын итә­сең?
- Бү­ген ге­нә шу­ның ту­рын­да уй­лап утыр­дым, "Кем­нәр­нең җыр­ла­рын тый­лый­сың", дип со­ра­са­лар, ни дип җа­вап би­рер­гә дә бел­мим бит мин . Го­му­мән, бер ге­нә ке­ше­не алып, ме­нә аның иҗа­ты­на мө­киб­бән ки­тәм дип әй­тә ал­мыйм. Ул бит күп ва­кыт­та җыр­чы­дан гы­на да тор­мый. Мә­сә­лән, бе­рәр җыр си­нең кү­ңе­ле­ңә үтеп кер­гән икән, кем җар­ла­га­ны­на да ка­рап тор­мый­сың. Төр­ле җыр­лар тың­лыйм үзем, ул һәр ке­ше­нең дә шу­лай бит, кә­еф кү­тә­рен­ке бул­ган­да дәрт­ле җыр­лар тың­лый­сы ки­лә, бор­чу­лы ва­кыт­та тал­гын көй­ләр өс­тен­лек итә.
-Ли­лия, бү­ген­ге көн­дә зал­лар ту­ты­ру авыр­мы?
- Җи­ңел дип әй­тә ал­мыйм, чын­нан да, бик нык ты­ры­шыр­га ту­ры ки­лә. Син бик моң­лы җыр­чы бул­саң да, бу зал­лар ту­ла ди­гән сүз тү­гел. Ке­ше­гә күп чо­рак­та, кү­ңел­не кү­тә­рә тор­ган, юмор бул­ган шоу ки­рәк.
Шул ук, икъ­ти­са­дый як­тан да ил­дә ба­ры­сы да 100% ях­шы дип әй­теп бул­мый. Һәр­бер кон­церт­ка би­лет алып йө­рер­гә дә мөм­кин­лек­лә­ре дә юк.
- Си­нең­чә, ту­ган тел­гә мә­хәб­бәт кай­дан баш­ла­ныр­га ти­еш?
- Ту­ган тел­гә мә­хәб­бәт­не күп­ме­дер дә­рә­җә­дә без дә би­рә­без. Мә­сә­лән, бар шун­дый җыр­чы­лар, аның җы­ры шул хат­ле по­пу­ляр­ла­шып ки­тә ки, аны хәт­тә бер та­тар­ча сүз бел­мә­гән ке­ше дә тың­лый баш­лый. Әле мәгъ­нә­се­нә тө­ше­нә­се ки­леп, тәр­җе­мә­сен дә өй­рә­нә. Шул ук, по­пу­ляр җыр­чы Ра­дик Юль­як­шин­ны гы­на ал­сак та, күп­ләр аны та­тар те­лен бо­за дип тән­кыйть­ли. Ми­ңа кал­са, ул ки­ре­сен­чә, те­ле­без­не үс­те­рү­гә этәр­геч ке­нә ясый. Чөн­ки, бо­рын­гы та­тар көй­лә­рен ге­нә көй­ләп уты­рып тел­не сак­лап ка­лып та, үс­те­реп тә бул­мый. Бү­ген­ге яшь бу­ын­ның эл­лек­ке­ге җыр­лар­га әл­лә ни ис­лә­ре кит­ми, ә Ра­дик шул җыр­лар­ны за­ман­ча­лаш­ты­рып, та­тар яшь­лә­ре­нә җит­ке­рә.
Ә мил­ли тәр­бия ул, әл­бәт­тә, өй­дә бу­лыр­га ти­еш.
Үзем­нең ба­ла­ла­рым да саф та­тар­ча сөй­лә­шеп, та­тар те­лен ка­мил бел­сә­ләр мин бик шат.
-Ул­ла­ры­гыз­ның да исем­нә­ре саф та­тар­ча...

- Бе­рен­че улым-Кә­рим, икен­че­се-Мө­нир. Исем­нәр­не үзе­без сай­ла­дык. Баш­та Мө­нир ку­шы­гыз ди­гән тәкъ­дим­нәр бар иде, лә­кин ми­ңа ниш­ләп­тер ошап бет­мә­де. Ә икен­че са­бы­е­быз­ны көт­кән ва­кы­та тор­мыш ип­тә­шем ал­дан ук: "Ма­лай ту­са, 100% Мө­нир дип ку­ша­быз"- ди­де, мин ри­за­лаш­тым. Ә хә­зер Мө­нир исе­ме Кә­рим­гә ка­рый да ныг­рак ошый, ан­нан да ма­тур­рак исем юк ке­бек то­е­ла. Үзем­нең ба­ла­ны­кы, мә­хәб­бәт җи­ме­ше­не­ке бул­ган­га кү­рә­дер ин­де.Та­гын бер өс­тен­ле­ге-Мө­нир исе­ме бү­ген бик си­рәк оч­рый.
- Кеч­ке­нә Ли­лия Кыш ба­бай­дан нәр­сә со­рый иде?
- Ооо, мин бер зур тарт­ма кин­дер-сюр­приз со­рый идем. Ул ва­кыт­та алар бик по­пу­ляр һәм си­рәк оч­рый­лар иде. Без күр­ше кыз­ла­ры бе­лән хы­ял­ла­на-хы­ял­ла­на, кин­дер-сюр­приз со­рый со­рый Кыш ба­бай­га хат яза идек.

Эль­ви­ра Гай­нет­ди­но­ва

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев