Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Лилия Муллагалиева Ирек Кашаповны судка биргән

Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева һәм Камал театры артисты Ирек Кашапов судта

Җырчы Лилия Муллагалиева Камал театры артисты Ирек Кашаповтан ни өчен 130 мең акча таләп итә? Низагны хәл итәр өчен хөкемдарга кадәр барып җитәләр.  ГТРК “Татарстан” телеканалында Татарстан Юристлары берлеге белән берлектә, “Хөкемдар” тапшыруы чыга башлады. Яңа шоуның беренче геройлары Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева һәм Камал театры артисты Ирек Кашапов.

Шоу реаль вакыйгаларга нигезләнеп төшерелә. Татар телевидениесендә кеше хокукларына багышланган беренче тапшыру телне популярлаштыру һәм кешеләрнең хокукый белемен арттыруны максат итеп куя Тапшыруның сценариен профессионал юристлар яза.

Хөкемдар ролендә дә чып-чын судья: Татарстанның Конституцион суды аппараты җитәкчесе Әнәс Нуриев. Тапшыру исә студиядә түгел, ә чын суд залында төшерелә. “Хөкемдар” һәр дүшәмбе көнне «Татарстан» телеканалында эфирга чыга.

Шулай ук шоуны телеканалның рәсми сайтында, социаль челтәрләрдә дә  карарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев