Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ливанның Бәйрут шәһәрендә коточкыч шартлау була, дистәләгән кеше үлә [видео]

Лүбнән сәламәтлек саклау министры яраланучыларның бик күп булуын хәбәр итте.

4 июнь Лүбнәннең Бәйрут шәһәрендә көчле шартлау булган. Шартлау порт тирәсендә урын алган. Җирле халык төшергән видеоларда көчле шартлау ишетелә, шуннан соң төтен болыты күтәрелә, шуннан соң тагын бер шартлау яңгырый. AFP язуынча, шартлау шәһәрнең күп районнарында сизелде.

Кимендә 78 кеше һәлак, 3 меңләп кеше зыян күргән. Моның хакта Лүбнән сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә. Министр Хамад Хәсән сүзләренчә, корбаннар саны әле артырга мөмкин. Корбаннар арасында Лүбнәннең "Әл-Катаиб" милләтчел фиркасе җитәкчесе дә бар. Зыян күрүчеләр арасында Лүбнән премьер-министрының хатыны һәм кызы.

Бәйрут хастаханәләре яраланучылар агымына чыдамый дип хәбәр ителә. Күп кенә кеше һаман җимерелгән биналар астында ята.

Беренчел мәгълүматка күрә, шартлау пиротехника складында булган. "Әл-Маядин" каналы хәбәр итүенчә, казаның сәбәбе теракт булмаган. Израил казага катнашы булмавын хәбәр итә.

Лүбнән сәламәтлек саклау министры Хамад Хәсән сүзләренчә, яраланучылар "бик күп". Моннан тыш ул шартлау зур матди зыян китергәнен әйтте.

Шартлау урыныннан берничә километр ераклыкта урнашкан биналарда пыялалар ватылган. Кызыл Хач хезмәткәре сүзләренчә, күп кеше шартлаудан очкан пыяла кисәкләреннән җәрәхәтләр алган.

Якындагы җирләрдә урамда бина өлешләре, әйләнгән машиналар, пыялалар ята. Шәһәрдә юл хәрәкәте бозылган, телефон элемтәсе эшләми, интернет белән проблемнар чыга.

5 август көне Лүбнәндә матәм көне булып игълан ителгән. Бәйрут губернаторы Мәрван Аббуд казаны Һиросима һәм Нагасакидагы атом шартлаулары белән чагыштырган, аны "дәүләт күләмендәге һәлакат" дип атаган.

Чыганак: Азатлык радиосы сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X