Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әләклә...һәм юлларда тәртип сал

1 октябрьдән юллардагы тәртипне халык үзе саклый башлый. "Халык инспекторы" дигән яңа мәгълүмати система җәяүлеләрнең дә, руль артында йөрүчеләрнең дә хокукларын якларга, ялгышларын күрсәтергә булышачак. Система юл кагыйдәләрен бозу очраклары турында халыктан килгән мөрәҗәгатьләрне өйрәнү һәм хәл итү белән шөгыльләнәчәк. Аны гамәлгә ашыру планын инде республика хөкүмәте дә раслаган. "Халык...

1 октябрьдән юллардагы тәртипне халык үзе саклый башлый. "Халык инспекторы" дигән яңа мәгълүмати система җәяүлеләрнең дә, руль артында йөрүчеләрнең дә хокукларын якларга, ялгышларын күрсәтергә булышачак.

Система юл кагыйдәләрен бозу очраклары турында халыктан килгән мөрәҗәгатьләрне өйрәнү һәм хәл итү белән шөгыльләнәчәк. Аны гамәлгә ашыру планын инде республика хөкүмәте дә раслаган. "Халык инспекторы" өчен интернетта махсус бит булдырылган. Ул 1 октябрьдән эшли башлар дип көтелә. Халык юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын үзләренең видеога төшерүче җайланмаларына (видеорегистратор, телефон, камера һ.б.) теркәп алып, турыдан-туры шул сайтка юллый алачак. Бу юл хәрәкәтен куркынычсызрак итәргә, ЮХИДИ хезмәткәрләренең эшен җиңеләйтергә ярдәм итәчәк дип саный проектны тормышка ашыручылар.

Чатны светофорның кызыл утына узып китүчеләр, "тоташ икелене" кисеп борылучылар, "тимер атларын" ярамаган урынга куючылар, шәһәр урамнарын ярыш стадионына әверелдерүчеләр артыннан юл полициясе хезмәткәрләре генә күзәтеп барырга өлгерми. "Халык инспекторы" ярдәмендә якын киләчәктә һәркем юл хәрәкәтен әдәпле итүгә өлеш кертә алачак. Юлларда үзара ихтирам өчен барыбыз бергә көрәшә башлагач, җилкуарлар койрыкларын кысарлар дигән өмет бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев