Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әлмәт районы башлыгы ярдәмчесе коронавирус белән авыруы турында сөйләде

Әнүзәр Юнысов чире турында инстаграмда туры эфир вакытында әйтте.

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов туры эфир вакытында үзенең ярдәмчесендә COVID-19 авыруы булуын, үзе исә карантинга китүен әйтте. Бу турыда Әлмәт районының рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Әлмәт таңнары» басмасының инстаграмдагы рәсми сәхифәсендә әлеге эфир видеосы чыкты. Анда Әлмәт башлыгы Тимур Нагуманов коронавирус авыруы буенча вазгыять турында туры эфирда сөйли. «Күпләр авыручы кешеләрне күрсәтегез, фамилияләрен әйтегез дип сорый. Ләкин коронавирус белән авыручыларның күбесе үзен белдерәсе килми. Менә минем ярдәмчем Әнүзәр үзен ничек хис иткәнен сөйләргә риза булды», — ди ул. 

Шуннан соң Тимур Нагуманов ярдәмчесенең коронавируска тесты уңай нәтиҗә биргәнен әйтте һәм аны туры эфирга тоташтырды. Әнүзәр озаграк тоташмый торгач, «курыкты мәллә» дип шаяртты.

Шуннан соң Әнүзәр Юнысов туры эфирга кушылып, үзенең хәле һәм инфекцияне ничек йоктыруы турында сөйләде.

«Мин авыруны кибеттә йоктырдым дип уйлыйм. Кибеткә азык-төлек алырга барырга туры килде. Шул чакта кулга перчатка кимәгән идем. Кешеләр борынын тота, кашына дип әйтәләр бит. Мин дә шулай орынганмындыр инде. Чөнки чит кешеләр белән аралашканым булмады. Кибеттә йоктырганмындыр», — диде ул.

Әнүзәр Юнысов сәламәт яшәү рәвеше алып барганын, эчми һәм тартмый торган кеше булуын, спорт белән шөгыльләнүен әйтте. Шуңа күрә авыруын да җиңелчә формада уздырам дип уйлый. «Хәзер бер симптом да сизмим, тәнем дә сызламый. Ис һәм тәм тою да бозылмады», — ди ул.

Әнүзәр Юнысов санитария таләпләрен үтәргә, кибетләрдә һәм җәмәгать урыннарында битлек һәм перчатка киеп йөрергә чакырды.

Чыганак :Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев