Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әлмәттә яңа телеканал эшли башлаячак

Бүгенге көндә шәһәрдә нинди аудитория, аларга нинди яңалыклар кызык булачак - гомумән эзләнүләр бара.

Татарстанның көньяк-көнчыгышына хәбәр итүче яңа телеканалны «Татмедиа» АҖ 2021 елның мартына башлап җибәрергә планлаштыра. Ул «Татарстан-24» каналының челтәр партнеры буларак эшләячәк, дип хәбәр итте медиахолдингның генераль директоры Шамил Садыйков.

«Безнең Яр Чаллыда „Чаллы-ТВ“ һәм Түбән Камада „НТР“ зур телеканалларыбыз бар, алар бик уңышлы эшли. Шуңа күрә Әлмәттә урнашкан телеканалны көчәйтү идеясе туды. „Татнефть“ ярдәме белән Әлмәт тирәсендә Лениногорск, Бөгелмә, Баулы, Зәй, Азнакайны үз эченә алган зур агломерация формалаша. Бу районнарда яшәүче кешеләр Әлмәт белән бәйле. Шуңа күрә без Әлмәттә Татарстанның көньяк-көнчыгышында эшләүче телекомпания булдырырга планлаштырабыз", - диде Садыйков.


«Татмедиа» АҖ җитәкчесе билгеләп үткәнчә, куст телекомпаниясен булдыру аудиторияне колачлау һәм реклама бюджетларын формалаштыру ягыннан медиахолдинг өчен отышлы.

«Хәзер аудиторияне сораштыру бара, без көньяк-көнчыгышта яшәүчеләргә нинди яңалыклар, телепрограммалар кирәклеген өйрәнәбез, аларны барыннан да бигрәк нинди темалар борчый. Киләчәктә без телекомпаниянең иң яхшы исеменә, иң яхшы логотипка конкурс игълан итәчәкбез, әйдәп баручы журналистларга кастинг игълан итәчәкбез. Бу Татарстанның көньяк-көнчыгыш шәһәрләрендә телестудияләрне берләштерүче компания булачак. Шул ук вакытта телекомпания „Татарстан-24“ проектына да кертеләчәк», — дип аңлатты генераль директор.

Хәзер ТР нефть башкаласында «Татмедиа» АҖ филиалы булган «Әлмәт ТВ»телеканалы эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев