Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Луиза банктан акчаны ике ел дәвамында алып чыккан

Бу хакта “Луиза Хәйруллина фонды” рәсми төркемендә мәгълүмат пәйда булган.

Бу хакта “Луиза Хәйруллина фонды” рәсми төркемендә мәгълүмат пәйда булган. Әлеге хәбәрне Луизаның ире Марат җиткергән.
Ир болай яхшы гына кәефтә күренә икән. Кыйммәт смартфоннан сөйләшә, ди. Яхшы киенгән, купшы. Һавада "йөзә", төрмәгә утыртмаячаклар дип өметләнә. Ә акчаны кайтарырга кирәк, дигәч, “акча юк” дип җавап биргән.
Банктан акча алып чыгуны ул таләп иткән. Акча аңа брокер ставкалары өчен кирәк булган. Брокер операцияләрендә ул узган ел ахырына акчаның яртысын туздырган. Һәр көнне Луизадан акча алып кайтуны таләп иткән.  
“Менә аз гына түз, акча булачак һәм барысын да кире кайтарачакбыз”, дип үгетләгән ул аны. Качар вакытка банкта миллионнан аз гына артык акча калган. Алар аны алып эз югалткан. Казанга барып җиткәннәр.
Луиза аның иректә калганын белгәч, бик каты сүгенгән, ди...
Социаль челтәрләрдәге әлеге төркемдә бу катлаулы эшнең менә шундый нечкәлекләрен ачып салганнар.

 

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/luiza-banktan-akchany-ike-el-d-vamynda-alyp-chykkan/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев