Ләйлә Дәүләтова: "Фидан Гафаровның хатыны шалтыратты..."
Бервакыт Ләйлә Дәүләтова Фидан Гафаров белән концерт куеп йөри башлагач, аларның икесен бергә кушып сөйләү киткән иде бит әле.
Фиданның бер хатыны - Уфада, икенчесе Казанда, диюгә кадәр барып җиттеләр.
Ләйлә үзе ул чакларны "Акчарлак"ка биргән әңгәмәсендә болай искә ала:
"Фидан абыйның битемнән үпкәне дә юк. Аңа әйтелгән, сәхнә артында бер метрдан ары миңа якын килергә ярамый, диелгән. Фидан абый белән эшли башлаган елны Фәридә апа (хатыны) шалтыратты: “Сезнең хакта шулай-шулай дип гайбәт сөйлиләр”, – диде. Мин телефонны куйдым да еладым гына. Безнең арада нәрсәдер булу турында уйларга да мөмкин түгел. Сәхнәдә, чыннан да, мәхәббәтне бик яхшы уйныйм. Фидан абый үзе дә шакката: “Укымагансың, ничек шулай ышандырырлык итеп уйныйсың син?!”
Менә шундый хәлләр.
https://kiziltan.ru/kultura/20318-lyl-dltova-fidan-gafarovny-hatyny-shaltyratty.html
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев