Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Мәйдан» журналы әдәби конкурс игълан итте

Иҗат эшләре 2023 елның 1 июненнән 20 августына кадәр кабул ителә.

"ТАТМЕДИА" АҖнең "Мәйдан" журналы редакциясе, ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге белән берлектә,Татарстан Республикасы көне уңаеннан һәм татар әдәбиятын, матбугатын ватанпарвәр рухтагы яңа әсәрләр белән баету, каләм әһелләрен иҗатка кызыксындыру, татар телендә иҗат итүче яңа авторларны барлау максатыннан «Ил мәйданы» дип аталган әдәби очеркларга конкурс игълан итә.

Анда татар халкы тарихындагы мөһим вакыйгаларга, дастаннарга нигезләнгән яки тарихи шәхесләргә, татар каһарманнарына багышланган тарихи-әдәби очерклар кабул ителә. Алар моңа кадәр массакүләм мәгълүмат чараларында (шул исәптән социаль челтәрләрдә), аерым җыентыкларда басылмаган булырга тиеш. Бер автор берьюлы берничә әсәр җибәрергә мөмкин, чикләүләр юк.

Иҗат эшләрен электрон почта аша ( maydan06@mail.ru) юлларга яки «Мәйдан» журналы редакциясенә электрон рәвештә китереп бирергә була. Әсәр компьютерда Times New Roman шрифтында 14 нче кегль һәм 1,5 интервал белән җыелган булырга тиеш.

Конкурска килгән эшләрне бәяләгәндә, авторның теманы ачу тирәнлеге, конкрет фактларга нигезләнүе, дәлилләү осталыгы, образлар эшләнеше исәпкә алына.

Бәйгедә катнашучылар үзләренең эшләре белән бергә «Мәйдан» журналына 2023 елның 2 яртыеллыгына язылу турындагы квитанция фотосын да беркетергә тиешләр.

Премияләр

1 урын – 30 мең

2 урын – 20 мең (ике әсәр)

3 урын – 15 мең ( ике әсәр).

Конкурска эшләр 2023 елның 1 июненнән 20 августына кадәр кабул ителә. Иң яхшы әсәрләр «Мәйдан» журналында басылып чыгачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс