Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәктәп танымаслык булып яңартылган

Ул яңа төзелгән мәктәпләрдән бер дә ким түгел.

Бүген Чаллыда төзүчеләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан шәһәрдә мөһим вакыйгалар булды.

43 нче урта мәктәп капиталь ремонттан соң файдалануга тапшырылды. 1985 елда төзелгән әлеге мәгариф учреждениесендә беренче тапкыр капиталь ремонт ясалды. Ф. Бәхтегәрәев җитәкчелегендәге "Медик" оешмасы аны танымаслык итеп яңарткан. Биредә бар да яңа. Мәктәпнең эчен, тышын 50 камера күзәтә. Укыту бүлмәләре, актлар, спорт залы, ашханә - барысы да заманча җиһазланган.
Коллективның, укучыларның, әти-әниләрнең шатлыгын уртаклашырга шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм башка җитәкчеләр килгән иде. Мэр РФ Президентына мәктәпләрне капиталь ремонтлау өчен махсус программасы, ТР Рәисенә даими ярдәме өчен рәхмәт әйтте. Укучылар белән истәлеккә фотога төште. "Мәктәп укучыларның шат авазларына күмелсен", - диде.
Чаллыда быел 7 мәктәптә капиталь ремонт ясалды. Алар яңа төзелгән мәктәпләрдән бер дә ким түгел.
Сүз уңаеннан яңа уку елында ике яңа мәктәп укучыларны кабул итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф