Мәктәп укучысы әбисенең күз алдында вафат булган
11 яшьлек баланың тренировкадан соң хәле начарланган.
Азнакай районында фаҗигале хәл булган. Мәктәп укучысы хоккей буенча тренировкадан кайткач, әбисенә хәле начарлануын, йөрәге авыртуын әйткән.
Якыннары тиз арада ашыгыч ярдәм хезмәте чакырганнар. Тик урынга килгән табиблар баланың үлем фактын раслаудан башка бер ни эшли алмаганнар.
«Якынча мәгълүматлар буенча, бала тулы һәм имин гаиләдә тәрбияләнгән», – дип хәбәр итә «Жесть Казани» телеграмм каналы.
Баланың үлем сәбәпләре ачыклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев