Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Малаховны кем алмаштырыр?

Күренекле журналист Андрей Малаховның илнең төп телеканалыннан китүе халыкта күп сораулар уятты. Ни өчен китә? Аның урынына кем булыр? Бу хакта төрле фаразлар йөри.

Бер продюсерлык үзәге хәлгә мондый комментарий бирә: - Малаховны Беренче каналдан Жанна Фрискеның элекке ире Шепелевның "кысып чыгаруы" буш сүз. Чебен ничек филне куып чыгара алсын? Андрей "Россия-1" каналында Борис Корчевниковның урынын алачагы да мөмкин түгел. "Пусть говорят" "Прямой эфир" белән чагыштырганда беренчел һәм Малахов планкасын төшермәячәк. Безнең карашка, Малахов Беренче каналдан үзе һәм командасы өчен ниндидер яңа шартлар таләп итә. Ә инде китә икән, күңеленә якын шөгыль белән, беркем дә көтмәгән бөтенләй башка яктан килеп чыгачак. "Пусть говорят"ның яңа алып баручысы хакында да фаразлар күп: Андрей Панин, Никита Джигурда, Ксения Собчак һәм башкалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев