Мәләкәс елгасы чистартылачак
Яңалыклар тасмасы

Мәләкәс елгасы чистартылачак

Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә хәбәр иттеләр.

2025-2026 елларда Чаллыда Мәләкәс елгасының 3127,11 метрын  чистарту плашлаштырыла.

Эшне быел башларга җыеналар. Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә экологик куркынычсызлык, табигать ресурсларын  файдалану һәм санитар-эпидемиологик  иминлек буенча комиссия рәисе урынбасары Айрат Насыйбуллин хәбәр итте. 

Шәһәр пляжы янындагы күлне чистарту, «Бережок» һәм «Энергетик» бакчачылык ширкәтләрендәге насос станциясен капиталь ремонтлау буенча проект-смета документлары әзерләнә. 

Шулай ук Тогай янында шәһәр чүплеге буенча чаралар планы эшләнә.

«Бу проектлар экологик хәлне яхшыртып кына калмыйлар, Чаллыны уңайлы, куркынычсыз һәм матур да итәләр», – ди Айрат Насыйбуллин. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Экология табигать чүп урам яшел урман һава пычрак смартфон Мәләкәс елгасы

Нет комментариев