Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мальдивлар «Россия — ислам дөньясы» төркеменә керергә мөмкин

Татарстан Республикасы Президенты Владимир Путин кушуы буенча стратегик күзаллау төркемен җитәкли.

«Россия — ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эшенә Мальдив Республикасы кушыла ала. Бу мөмкинлек турында бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Мальдив Республикасының икътисад министры Файйаз Исмәгыйль фикер алышты. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан җитәкчесе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Республика Президенты Мальдив Республикасының икътисад министры белән эшлекле очрашу уздырды. Сөйләшүләр барышында Рөстәм Миңнеханов Көньяк Азия дәүләте делегациясенә Kazansammit саммитында катнашырга тәкъдим итте. Моннан тыш, «Россия — ислам дөньясы» стратегик караш төркеменә республиканы кертү мөмкинлеге турында сөйләшүләр узды», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Файйаз Исмәгыйль Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерергә әзер булуын белдерде.

«Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме 2006 елда төзелде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кушуы буенча аны Рөстәм Миңнеханов җитәкли. Төркем Россия һәм ислам илләре арасында барлык өлкәләрдә дә хезмәттәшлекне киңәйтү өчен оештырылган киңәшмә органы булып тора.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев