Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мамадыш районында куяннар үлә. Коронавирустан?

Мамадыш районының Түбән Тәкәнеш авылында бер-ике хуҗалыкта һәм мәктәптә асрала торган кырыклап куян үлгән дигән хәбәр чыккан иде. Интернетта коронавирустан үлмәделәрме икән дип тә гәп куерттылар.

Районның ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Руслан Котдусов бүген лаборатория тикшеренүләре әзер булуын һәм башлангыч мәгълүмат буенча үлгән куяннарда пастереллез белән кокцидиоз авырулары табылуын әйтте. Бу куяннарда еш күзәтелә торган йогышлы авырулар санитария таләпләре үтәлмәүдән яки сатып алынган авыру куяннан чыгарга мөмкин икән.

Гадәттә, авыл кешесе куяннарны вакциинацияләми, авыру таралмасын өчен аны ясату кирәк, ди белгеч. Шулай ук алар тора торган читлекләрне дә гел чистартып, дезинфекцияләп тору шарт, дип кисәтә ул. Ветеринарлар куяннар үлгән хуҗалыкларга барып дезинфекция ясаган, башка үлем очраклары булмаган.

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев