Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мансур хәзрәт: «Уразаны үзгәрешсез тотачакбыз»

Быел изге Рамазан аенда, коронавируска карамастан, мөселманнар ураза тотачак. Бу хакта Казанның «Әл-Мәрҗани» мәчете имамы Мансур хәзрәт белдерде.

«Алла бирса, Ураза тотачакбыз. Аннары, ислам һәм дин — кыенлык түгел, бу, киресенчә, җиңеллек», — диде Мансур хәзрәт.

Әгәр карантин дәвам итсә, ифтар өйдә үткәреләчәк, беркем дә мәчеткә җыелмаячак, дип өстәде Мансур хәзрәт.

Ул мөселманнарны үз сәламәтлекләрен һәм якыннарының сәламәтлеген сакларга, мөмкин булган кадәр өйдән чыкмаска чакырды.

 

 

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев