Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Марат Җәббаров халыкны торак белән тәэмин итүдә алдынгы районнарны атады

«Авыл территорияләренең комплекслы үсеше» программасын гамәлгә ашыруга 3 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән

 «Авыл территорияләренең комплекслы үсеше» программасы буенча Татарстанда 315 гаилә торак белән тәэмин ителгән. Торак шартларын яхшыртуда Балтач, Яшел Үзән, Саба, Сарман һәм Кукмара районнары актив катнашкан. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров алдынгыларны XV съездда атады.

«Торак шартларын яхшырту буенча чаралар нәтиҗәсендә, 21,8 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылды. Агросәнәгать тармагы һәм социаль өлкә хезмәткәрләренә авылда торак төзү һәм сатып алу өчен акча бүлеп бирелде. Бюджет казнасыннан 70 проценты һәм гражданнар акчасы хисабына 30 проценты финансланды», — диде министр.

Ул «Авыл территорияләренең комплекслы үсеше» программасын гамәлгә ашыруга 3 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгәнен әйтте. Шул исәптән, федераль бюджеттан 1,3 млрд сумнан артык. «Финанслау күләме буенча Татарстан лидерлар өчлегенә керә», — диде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев