Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Марат Бәшәров Туфан Миңнуллинның "Мулла" әсәре нигезендә төшереләчәк фильмда уйнаячак

"Татаркино" хәбәр итүенчә, драматург Туфан Миңнуллин соңгы елларында язып калдырган "Мулла" әсәрен фильм итеп эшләүгә тотынган булган. Фильм Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм президент аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров ярдәмендә төшерелә. Материалның күпчелек өлеше Әтнә районында төшереләчәк. "Мулла" пьесасын Әтнә театры сәхнәгә куйган иде һәм бу театр күрсәткән спектакль әсәрнең иң...

"Татаркино" хәбәр итүенчә, драматург Туфан Миңнуллин соңгы елларында язып калдырган "Мулла" әсәрен фильм итеп эшләүгә тотынган булган. Фильм Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм президент аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров ярдәмендә төшерелә.

Материалның күпчелек өлеше Әтнә районында төшереләчәк. "Мулла" пьесасын Әтнә театры сәхнәгә куйган иде һәм бу театр күрсәткән спектакль әсәрнең иң яхшы куелышы дип санала.

Әтнә театрының баш режиссеры Рамил Фазлыевны проектка актерлар белән эшләү өчен җәлеп иткәннәр. Фильмдагы рольләрнең берсен танылган актер Марат Бәшәров уйнар дип көтелә.

"Бүгенге көнгә фильм өчен сценарий язылган, төшерү такымы бар, актерлар сайлау эше бара. Беренче кастинг узды. Анда Татарстан районнарындагы театрлардан актерлар катнашты. Икенче кастинг 27 июль Татаркино бинасында уза", дип хәбәр итә "Татаркино" матбугат хезмәте.

"Мулла" әсәре 2006 елда "Яңа татар пьесасы" бәйгесендә Татарстан
мәдәният министрлыгының махсус бүләгенә лаек булган иде. Әсәрне Татарстанның берничә театры сәхнәгә чыгарды, шул исәптән Камал театры да аны үз репертуарына кертте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев