Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Марат Әхметов туган телне саклау мәсьәләсендә бик күп яңа фикерләр булачагын әйтте.

Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия чираттагы утырышы узачак

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия рәисе Марат Әхмәтов татар телен киләсе буыннарга тапшыру өчен, аны саклау нияте белән эшләячәген әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә Президент юлламасыннан соң сөйләде.

«Президент әйткәнчә, 35 кешегә генә ышанып, аннан нәрсәнедер көтеп утыру дөрес булмас. Бөтен министрлыклар, хөкүмәт һәм җәмәгатьчелек шушы максатка тупланып, киләсе буыннарга тапшыру өчен, үзебезнең матур әдәби зәвыклы туган телебез исән-сау булырга тиеш. Менә шушы нияттә эшләячәкбез», — диде ул.

Марат Әхмәтов алдагы берничә көн эчендә комиссиянең чираттагы утырышы үткәреләчәген һәм анда туган телне саклау һәм үстерү мәсьәләсендә бик күп яңа фикерләр игълан ителәчәген әйтте.

«Президент юлламасын бик мөһим документ дип кабул итәм, чөнки ел дәвамында шушы максатка тупланып, бөтен җәмәгатьчелек, хакимият структуралары шуны эшләргә тиеш. Республиканың бүгенге көндәге иҗтимагый хәле, икътисадның торышы безгә бу максатларга ирешергә мөмкинлек бирә. Әлегә кадәр республикада башкарылган эшләр, аның нигезе тәвәккәл, зур максатлар куярга мөмкинлек бирә», — -диде ул.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, Президентның киләсе елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итүе комиссиянең нәтиҗәле эшләвенә дә ышаныч барлый. «Без көннән-көн бу проблеманың эченә тирәнрәк керә барабыз, тирәнрәк кергән саен, ул проблеманың зуррак икәнлегенә, „килдем, күрдем дә җиңдем“ дигән принцип белән эшләп булмавына инанабыз», — ди ул.

«Әмма дә ләкин хәзер безнең бик күп фикерләребез бар, төптән үк халыкны кызыксындырып, уятып җибәрү өчен, төрле конкурслар, грантлар, моннан тыш, урыннардагы җирле хакимиятнең административ ресурсын һәм аларның абруен да шушы эшкә җигү максатында да күп фикерләребез бар. Әлеге юллама республика тормышының бөтен якларын үз эченә ала: аның эчке тормышын да, тышкы сәясәтен дә», — диде ул. 

Чыганак Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X